#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучылар семинарында милли мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

34-17-8 август көннәрендә Казан шәһәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Россия Федерациясе субъектларында милли-мәдәни компонентлы белем бирүне саклау һәм үстерү” дип исемләнгән Бөтенроссия семинары узды. Биредә 30 регионнан 150 кеше катнашты. Төмән өлкәсе делегатлары составында Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, өлкә мәгариф департаментының баш белгече Ольга Гроо, Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе завучы Әлфия Петухова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Төмән районы, Шыкча урта мәктәбеннән Гүзәлия Муллачанова, Төмән шәһәренең 52нче мәктәбеннән Халидә Кирамова, Тубыл районы, Санниково мәктәбеннән Гүзәл Колмәмәтова булдылар.

Бу турында безгә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф һәм фән бүлеге рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина хәбәр итте. Ул бүген редакциябез кунагы.

- Хәнисә апа, яңада гына ерак сәфәрдән кайттыгыз. Казанда узган укытучылар семинары нинди тәэсирләр сездә калдырды? Нинди яңа идеялар, планнар барлыкка килде? Шулар белән газета укучыларыбызны таныштырып үтсәгез иде.

- Әңгәмәбезне рәхмәт сүзләреннән башларга рөхсәт итегез. Татарстан кунакларны һәрвакыт югары дәрәҗәдә каршылый, аларга зур рәхмәтебезне белдерәм. Казанга килеп төшкән көнне безне Камал театрына ТРның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 29 сезон концертына алып бардылар. Иртәсен семинар үтәчәк Яшел Үзән районындагы 1 лицейга юл алдык. Юл уңаеннан,“Татар авылы” татар этнографик музеена кереп чыктык. Семинар лицей укучыларының чыгышлары белән башланды. Семинар кысаларында лицей музее экспонатлары тәкъдим ителде, укытучылар мастер-класслар үткәрделәр. Яшел Үзән районының  Акъегет авылындагы җирле милли мәктәп мисалында милли-мәдәни компонентлы мәктәпнең мәгариф потенциалы тәкъдим ителде. Аннары Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри өендә булдык. Берничә ел элек ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы яшь буынны тәрбияләү һәм уку-методик әсбапларын чыгару эшендә катнашучыларга К.Насыйри исемендәге премия булдырды. Шул премиягә 2016 елда Төмән өлкәсендә беренче булып ветеран укытучы Люция апа Хәбибуллина ия булды. Гомумән әйткәндә, бар җирдә дә безне хуп күреп каршыладылар, һәр чара безнең өчен файдалы, кызыклы булды. Семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында узды. Докладлар белән чыгыш ясаучылар арасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев,  Федераль милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина да булдылар. Ә чараны Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алып барды. Аның кулыннан миңа һәм Гүзәл Колмәмәтовага Рәхмәт хаты алуы зур дәрәҗә өстәде.

- Семинарда нинди акыллы, файдалы фикерләр яңгырады?

- Утырыш барышында РФ субъектларында милли-мәдәни мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелде, аларны чишүдә муниципалитетларның роле билгеләнде. Аннары бүгенге көндә укытучы ничек яши? Яшьләрне уку белән кызыксындырыр өчен нинди чаралар кулланыла? 4 сыйныфта туган тел дәресләреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрү идеясен укытучылар кабул итәрләрме? Филология фәннәре буенча булса да диссертацияне туган телдә язу мәсьәләсен ничек чишәргә? Шушы проблемалар барысы да Россия төбәкләрендәге төгәл мисаллар белән каралды. Әлеге күптөрле сораулар арасыннан мин Төмән өлкәсе өчен актуаль булган мәсьәләләргә игътибар иттем. Бу, әлбәттә, укытучылар әзерләү, аларга методик яктан ярдәм күрсәтү һәм югары уку йортларында эшләп килгән рус-татар бүлекләрен кайтару.

- Башка регионнар белән чагыштырганда Төмән өлкәсендә татарлар күп яши, милли мәктәпләр саны да аз түгел. Сез бу проблемаларны чишү юлын ничек күрәсез?

- Телне саклау – димәк, милләтне саклап калу дигәнне аңлата. Бу эш РФнең “Белем бирү турында”гы законына таянып, бала туган телне гаиләдә өйрәнеп, аннары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дәвам итәргә тиеш. РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгының 2017 елның 3 августында чыккан официаль хатында мәктәп программалары исемлеге бирелә. Безнең территория өчен, минемчә, аларның икесе ярый - татар әдәбияты (1-11 сыйныфлар) һәм татар теле (1-11 сыйныфлар) гомуми белем бирүче мәктәпләр өчен, дигәннәре. Программалар турында әйткәндә, укытучылар методик ярдәмлекләр белән кирәкле дәрәҗәдә тәэмин ителергә һәм район мәгариф идарәләрендә туган телне саклау һәм үстерүне кайгыртучы белгечләр эшләргә тиешләр дип уйлыйм. Аннары шунысы да бик мөһим – ТОГИРРОда татар теле hәм әдәбияты дәресләре буенча белгеч-методист урынын безгә кабат торгызырга кирәк. Чөнки педагогларга максатка омтылышлы методик эше алып барган югары квалификацияле остазсыз эшлисе бик авыр. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, үзебезнең мактанырлык күпме галим-галимәләребез бар, әгәр чынлап та телебезне югалтырга теләмәсәк, без аларга милләтебез киләчәге өчен эшләргә мөмкинлекләр тудырырга тиешбез. Биредә мин Энгель Фәттахов күтәргән милли мәктәпләр Институтын булдыру турындагы фикере белән бик тә килешәм.

- Хәнисә апа, тиздән Белем көне җитә, сезнең теләкләр?

- Чынлап та, бу бәйрәм һәр гаиләгә кагыла. Мин дә, әби буларак, бу көнне үземнең оныкларымны мәктәпкә, университетка озатачакмын. Һәркемне, бигрәк тә укытучылар, педагогия хезмәт ветераннарын, укучылар һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүләрен, түземлек теләр идем.

- Ихлас теләкләрегез, әңгәмәгез өчен рәхмәт, Хәнисә апа.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836