#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Готовимся голосовать. Губернатор В.Якушев әйтүенчә, барлык сайлау комиссияләре мөһим әйберләр белән тәэмин ителгәннәр. Сайлаулар Төмән өлкәсендә 10 сентябрьдә 90 бер мандатлы сайлау округлары һәм 137 сайлау участоклары буенча үтәчәкләр. Вагай (30), Ишим (30) һәм Казанский (15) районнары халкына җирле думага иң күп депутат сайлау көтелә. Башка районнарда да өстәмә сайлаулар уздырылачак. Гомуми 62 мең 248 кеше тавыш бирәчәк.

* * *

Передовиков “Отрядов мэра” наградят путевками в лагерь. Төмәннең “Мэр отрядлары”ның хезмәт җәенә нәтиҗә ясалды. 25 иң актив укучыга көзге каникулларга шәһәр читендәге лагерьларга путевка бирделәр. Быел “Мэр отрядлары”нда 4 меңгә якын 38 белгеч буенча 14-17 яшьлек үсмер хезмәт итте. Җәй чорында балалар 7 млн 405 мең. 482 кв.м шәһәр территориясен чүптән арындырдылар. Барлыгы 7 мең 305 капчык чүп җыйдылар. Реставрацияләүчеләр музейга 26 әйбер әзерләп бирделәр. “Яраткан шәһәрем” балалар экскурсиясе бюросы 95 экскурсия үткәрде. Балалар тарафыннан шулай ук китапханәләрдә 1 мең 600 китап ремонтланды, 100 китап күргәзмәләре үткәрелде. 2017 елда үсмерләрне зур предприятиеләр шефлыкка алдылар. Укучылар үз шәһәрләрендәге оешмалар белән таныштылар, күп һөнәрләрнең үзенчәлеген белделәр.

* * *

Трассу Екатеринбург-Тюмень расширят до четырех полос. Р-351 (Екатеринбург-Төмән) трассасын Президентның Уралдагы тулы хокуклы вәкиле А.Моисеев карады. Бүгенге вакытта Р-351 трассасы буенча эшләү программасы оешты. Аны 2022 елгача уңышлы реальләштерү көтелә. Хәзерге көндә монда автомобиль юлын масштаблы ремонтлау бара. РФ федераль казнасы акчасына җир асты җәяүле юл салына, юлларны куркынычсыз техник чаралар белән җиһазлыйлар.

* * *

Тюменские осужденные начали выпускать средство для мытья посуды. “Березка” сыек табак-савыт юу чарасын 1нче төзәтү колониясендә ясыйлар. Яңа линияне төзәтү учреждениесенең адаптация мәйданнарында ачтылар. Бүгенге көндә производствода 4 хөкем ителүче эшли. Савыт-саба юу чарасының җитештерү куәте – елына 300 тонна.

* * *

Бесплатно и анонимно. Бу атнада Төмәнгә ВИЧ-поезд килде. Төмәнлеләр махсус җиһазланган вагонда ВИЧ-инфекциягә тест үттеләр. Барчасы түләүсез һәм аноним рәвештә уздырылды. Ул бөтенроссия акциясе кысасында сәламәтлекне саклау министрлыгы тарафыннан үткәрелде. Тубылда региональ СПИД-үзәк белгечләре тимер юлы вокзалында биш көн буе эшләделәр. Теләк белдерүчеләргә тест һәм һөнәри консультация уздырдылар. Түләүсез тест үткәрү илебездә ВИЧ-инфекцияне таратуга каршы хәрәкәт итү дәүләт стратегиясе кысасында үткәрелде. Масштаблы чара 8 июльдә Владивостокта старт алды, 20 октябрьдә Санкт-Петербургта тәмамланачак. ВИЧ-поездның йөрү маршрутына 24 шәһәр теркәлгән, исәп буенча Төмән 20нче. Инде состав Екатеринбургка китте.

* * *

Тюменцы пополнили копилку медалей сборной России на соревнованиях по гребному слалому. Төмән спортчылары Д.Липихин һәм И.Стареев Хоэнлимбургта (Германия) ишү слаломы буенча Европа беренчелегендә 18 яшькәчә категориясендә бронза медаль яуладылар. Спортчылар каноэ-ике классында чыгыш ясадылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836