Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ел саен Төмән районы Корбан бәйрәмен бик зурлап, район күләмендә уздыра. Быел да бу яхшы традицияне бозмыйча, Акъяр авылында район һәм Акъяр авылы хакимиятләре, “Төмән өлкәсе буенча ипотека-торак кредит бирү агентлыгы”ның генераль директоры Рөстәм Самкаев, Акъяр авылы мәчете имамы Әмир Балдин, авыл халкы матди ярдәме һәм тырышлыгы белән мәктәп территориясендә мәҗлес уздырылды. Җыелган халыкны Корбан бәйрәме белән котлап өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Төмән районы хакимият башлыгы урынбасары Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Радмир Газизов, Төмән районы Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле Эльвира Арсланова, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар.
Бәйрәм чарасы үзешчән артистларның матур чыгышлары белән бизәлеп барды. Аннары халыкны мәктәп спорт залында әзерләнгән мул табынга Корбан ашына чакырдылар.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасында укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.