#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Матчлы очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

34-211 август - Россиядә физкультурачы көне кысасында Төмәннең төрле почмакларында спорт чаралары уздырылды. Мәсәлән, Төмәнгә 400 ел мәйданында һәр яшь категориясе буенча “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативын кабул иттеләр. Шәһәрнең Төсле бульварында “Плов” рестораны төмәнлеләрне түләүсез пылау һәм чәй белән сыйлады.

“Үзәк” спорт комплексында Россия Герое Тимур Мөхетдиновка багышланган бокс буенча Россия студентлар җыелмасы һәм Дагыстан Республикасы арасында матчлы очрашу булды. Тимур Мөхәммәтсабар улы 2010 елда Дагыстан Республикасының Хасавюрт шәһәрендә батырлык күрсәтә.

Чараның оештыручылары – Төмән өлкә хакимияте, өлкә татарлары Конгрессы.

Зал халык белән тулы иде. Экраннан Тимур Мөхетдиновның фоторәсемнәрен күрсәттеләр. Төмән районы, Ямбайдан егетнең әнисе – Нина Павловна, сеңлесе Лилия, авылдашлары, “Собр” отряды әгъзалары һәм башкалар килделәр.

Вакытлыча Төмән хакимияте башлыгы вазифасын үтәүче Руслан Кухарук, өлкә татарлары Конгрессы җитәкчесе, “ЕвроСибойл” нефть компаниясе Президенты Нурулла Саттаров, Төмән өлкәсе физик культура, спорт һәм өстәмә белем департаменты директоры Дмитрий Грамотин, милли эшләр буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов тантаналы рәвештә халыкны кайнар котладылар. Хөрмәтле кунаклар арасында дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлиев, өлкә Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Төмән өлкәсе мөселманнарының дини идарә әгъзалары булдылар.

Нурулла Гарифуллович Нина Павловнага каһарман егет үстергәне өчен рәхмәт әйтте, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Фойеда лотерей билет уйнатылды, кергән акчасы ятим балаларга булачак.

Россия Федерациясе һәм яшьләр гимннары яңгырады. Турнирда Элиста, Казан, Махачкала, Чиләбе, Төмән һәм башка шәһәрләрдән яшь боксчылар катнаштылар. Рингта спортчылар 10 авырлык категорияләрдә – 49 килограммнан 91 килограммгача көрәштеләр. Алар арасында татар егетләренең исемнәре яңгырады, мәсәлән Төмәннән - Дамир Хикмәтуллин, Казаннан - Аким Нәбиуллин. Шушы егеткә 23 яшь, бокс буенча спорт мастеры, Татарстан Республикасы чемпионы, рингта 10 ел. Аким Нәбиуллин каты, бар көчен биреп көрәште, көндәше көчлерәк булып чыкты, егет көмеш медаль яулады.

Шушындый чаралар уздыру яшьләрдә патриотик хис, спортка мәхәббәт тәрбияли. Тимур Мөхетдиновның батырлыгы барыбызга үрнәк, Геройлар мәңгелек онытылмый!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836