#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор: Тюменский агробизнес получит поддержку в продвижении в Югру и на Ямал. Төмәннең авыл хуҗалыгы продукцияләрен һәм азык-төлек җитештерүчеләре төньяк автоном округлар базарларына үзләренең тауарларын этәрүдә ярдәм алачаклар. Моның турында вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын башкаручы А.Моор әйтте. Мәсәлән, Няганьдә уздырылган ярминкәдә Төмәннең 7 азык-төлек җитештерүче оешмасы катнашты. Александр Моор һәм Ханты-Мансийск автоном округы губернаторы Наталья Комарова бөтен сәүдә рәтләрен карап чыктылар. Н.Комарова һәм башка кунаклар Италия технологиясе буенча җитештерелүче “Синьор Джованни” сыр кайнату оешмасы продукциясе белән кызыксындылар.

2014 елдан башлап Төмән өлкәсе хөкүмәте, автоном округы власть органнары булышлыгы белән Төмән җитештерүчеләре Юграда 88 азык-төлек ярминкәсе уздырганнар. 2018 елның азагынача тагын 12 ярминкә үткәрү планлаштырылган. “Өлкәнең көньягында, Юграда, Ямалда үзләренең фирмалы кибетләрен ачарга теләгән эшкуарларга шулай ук булышлык күрсәтәчәкбез”, – диде А.Моор.

* * *

Александр Моор, Владимир Якушев и Дмитрий Кобылкин открыли завод по сортировке мусора в Тюмени. Велижан трактының 9нчы чакрымында урнашкан завод каты коммуналь калдыкларны кабул итү һәм сортларга бүлү өчен ясалган. Аны тантаналы рәвештә РФнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры В.Якушев, РФнең табигать байлыклары һәм экологиясе министры Д.Кобылкин, вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын үтәүче А.Моор ачтылар. Проектны 2014 елда регион хөкүмәте белән төзелгән концессион килешү кысасында “Төмән экологик берләшмәсе” гамәлгә ашырды. Заводның проект куәте – сәгатенә 90 тонна. Заманча җиһаз калдыкларны пыяла, пластик, тимергә бүләргә мөмкинлек бирә. Эшкәртелгән 25 төрле чималны башка оешмаларда да яңадан кулланып булачак. Оешмада 300 яңа хезмәт урыны барлыкка килде.

* * *

Тюменские креветки могут появиться на прилавках магазинов. Төмән районы, Нариманово авылында диңгез кысласын үстерү буенча ферма ачылачак. Монда 2016 елдан “Төмән Агро” инвестицион проект реальләштерелә башлады. Белгечләр әйтүенчә, Наримановода балыкчылык хуҗалыгын үстерү уңайлы. Хәзерге көндә табан балыгын, карп үрчетү буенча предприятие эшли. Балыкчылык хуҗалыгының үсү этабының берсе – диңгез кыслаларын булдыру буенча акваферма төзү. Киләчәктә тагын бер проект – коры бөртекләндерелгән биологик ашлама җитештерү буенча завод ачу көтелә.

* * *

Тюменские школы оснастят инновационными лабораториями. Төмән өлкәсенең 39 мәктәбендә табигый һәм төгәл фәннәр буенча экспериментлар һәм лаборатория эшләре өчен барлык мөһим җиһазлар белән җиһазландырылган “НаукоЛаб”лар барлыкка киләчәк. “НаукоЛаб”ларда укучылар WorldSkills ярышына әзерләнергә мөмкиннәр. Былтыр мондый лабораторияләр Тубылда, Төмәндә ачылды. Тиздән регионның барлык регионнарында булдырылачак.

* * *

Тюменские скалолазы поборются за победу в чемпионате мира. 6-16 сентябрьдә Инсбрукта (Австрия) кыя тауга менү буенча дөнья чемпионаты узачак. Монда Төмән спортчылары да катнашачаклар. Россия җыелма составында алар “тизлек” дисциплинасында чыгыш ясаячаклар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836