Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Шушы көннәрдә Төмән районы, Ямбай авылы 420-еллык юбилеен бәйрәм итте.
Мәктәп янындагы стадион төрле төстәге флаглар һәм шарлар белән бизәлгән иде.
Ямбай халкын бәйрәм белән котларга мөхтәрәм кунаклар да килде. Төмән районы хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Зимина, район Думасы рәисе Валентин Клименко ямбайлыларны, кунакларны район өчен бик әһәмиятле – авылның 420 еллыгы белән котладылар. Бәйрәм сәнгать коллективлары, аерым җырчылар, мәктәп укучылары чыгышлары белән үрелеп барды Сәүдә нокталары, картиналар, декоратив-кулланма иҗаты күргәзмәләре эшләп торды. Балалар өчен аттракционнар, батутлар куелган иде.
Авыл бәйрәме кичкә кадәр дәвам итте. Һәркайсы бу бәйрәмдә катнашканына горурланып, киләчәктә дә бу традицияне ата-бабаларыбыз истәлегенә дәвам итәрбез дип таралыштылар.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләрендә укырсыз).
Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.