#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ямбайда имамнар семинары

последние и лучшие новости искусства в мире

34-3Төмән районы, Ямбай авылында Төмән өлкәсе имамнарының белемнәрен күтәрү буенча курслар үтте.

Өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков курсларның уңышлы, имин үтүен теләп дога кылды.

Шул арада без Зиннәт хәзрәткә курслар турында берничә сорау бирдек.

- Моннан алдагы курсларда Төмән өлкәсенең көньягыннан җыелган мәчет имамнары белем алганны дәлилләүче таныклыкка ия булганнар иде. Бу юлы кемнәр белем алырга килделәр?

- Шул ук имамнар, элеккечә 82 кеше. Алар таныклык алсалар да, курслар дәвам итә, чөнки темалар башка. Семинарны Ямбайда үткәрүебез имамнарга күбрәк ошый, чөнки дәресләр мәктәптә үтә, мәчеткә кереп намазлар укыйлар. Махсус семинар вакытына бирелгән автобус тора, ул имамнарны кунакханәгә алып бара һәм дәресләргә китереп тә куя.

34-5- Зиннәт хәзрәт, хаҗга китүчеләр турында берничә сүз әйтмәссезме?

- Әлхәмдүлиллә, исән-сау барып җиткәннәр, беренче көн умра ясаганнар. Быел хаҗга барлыгы 13 кеше киткән, 2 кеше үз акчаларына, ә калган 11 кешегә ярты бәясен өлкә хакимияте түләгән.

Быелгы курсларда “Икътисадый хокук”, “Ислам тарихы”, “Тәҗвид”, “Дини эшләр буенча оешмалар” һәм башка темалар буенча лекцияләр укылды. Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург мөселман дини идарәсе советы рәисе, теологик тәрбия буенча укытучы Дамир хәзрәт Хөсәенов дәресләр бирү өчен махсус чакырылган һәм ул ике көндә 12 сәгать лекцияләр алып барды, - диде ул.

34-6Дамир хәзрәтнең Төмәнгә килеп, җирле имамнарга дәресләр бирергә вакыт тапканы өчен мөфти Зиннәт хәзрәт шәхсән рәхмәт сүзләре белдерде.

13 август көнне төштән соң милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев имамнар белән очрашуга килде. Ул чыгышында Төмән өлкәсенең көньягында күпме мәчетләр барлыгын, шушы курслар турында кыскача сөйләп китте.

Гадәттәгечә, семинарны үткәрүдәге барлык чыгымнарга өлкә хакимияте ярдәм итте. Түрәләребез имамнарга түземлек, төпле белем алу, шушы курсларның нәтиҗәле булуын теләделәр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836