Август 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
"Россия әләме" көне бәйрәме Яркәү мәдәният йортының ял мәйданчыгында бик күңелле узды. Кунаклар өчен Россия әләмен ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Аннары һәркем бик теләп флешмобта катнашты, бергәләшеп "Бөек Россия" җырын башкардылар. Ә балалар өчен аерым "Россия әләме янында" дип исемләнгән махсус тарихи-патриотик уен оештырылды. Биредә балалар Россиянең күренекле урыннары, шәһәрләре, Россиянең атаклы мәдәният хезмәткәрләре турында кызыклы мәгълүматлар алдылар, халык уеннары, әкиятләрне искә төшерделәр. Шуннан соң барлык кунаклар "Россия триколоры дөньясы" дигән уртак рәcем ясауда катнаштылар.
Бер сәгать эчендә әлеге рәсеме пластилиннан әаәләп ясалган кеше, хайван-җәнлекләр сыннары белән тулыландырылды, агачлар, төрле төстәге чәчәкләр һәм, әлбәттә, Россия әләме белән бизәлде. Катнашучыларга төче бүләкләр өләштеләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.