#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкә бәйрәме нәтиҗәле үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

34-3«Нефтяник» мәдәният сараена Төмән өлкәсенең 78 еллыгы уңаеннан җитәкчеләр, төрле өлкәдә хезмәт итүче алдынгы хезмәткәрләр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр һәм журналистлар   җыелды.

Иң элек губернаторның җылы тәбрикләве яңгырады. «Безнең төбәкнең тарихы искиткеч... Өлкә тарихы үзе биредә яшәүче кешеләрнең дөньяга карашына һәм характерына йогынты ясады.

Үз көчләренә ышану, оптимизм, максатчанлык - себерлеләрнең характерлы сыйфатлары. 34-4Төрле елларда Төмән өлкәсенең икътисади һәм социаль иминлеген булдырган һәм ныгыткан барлык һөнәр ияләренә - якташларга рәхмәтемне белдерәм», - дип тантаналы кабул итүе барышында тырыш затларга бүләкләр тапшырды һәм илдә алдынгылар рәтендә булуыбызны билгеләп үтте. Беренче булып сәхнәгә сержант Сергей Григорьев чакырылды. Россия Президенты Указы белән ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Зал герой-сугышчыны аягүрә сәламләде.

Александр Моор һәм Төмән өлкә Думасы рәисе вазифасын башкаручы Андрей Артюхов «Өлкәнең Мактаулы гражданы» мәртәбәле исемен халык рәссамы Минсәлим Тимергазеевка,34-1 депутатлар корпусының иң өлкәннәренең берсе Юрий Коневка тапшырдылар. Минсәлим Вәлиәхмәт улы шушы югары исемгә традицион һөнәрләрне, декоратив-гамәли сәнгатьне торгызуда һәм саклаудагы казанышлары, шулай ук Төмән өлкәсенең мәдәният һәм халык сәнгате кәсепләрен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен лаек булды.

Өлкә алдындагы казанышлары лаеклы бәяләнгән тырыш, хезмәтләре белән үрнәк кешеләр арасында милләттәшләребез фамилияләре дә яңгырады. Ялуторның «Сандугач» татар фольклор ансамбленә нигез салучы, аның рухландыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Зөһрә Кожевниковага, 34-2танылган мәдәният белгече, өлкә татар милли-мәдәни автономиясендә озак еллар башкарма директор булып эшләгән Тимергали Мирасовка «Төмән өлкәсенең мактаулы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәре», «Винзили керамзит гравий заводы» генераль директоры Риволь Саммосовка «Төмән өлкәсенең мактаулы төзүчесе» исемнәре бирелде.

«Аларның һәркайсы төмәнлеләр характерындагы иң яхшы сыйфатларны гәүдәләндерүче кешеләр: хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, ә иң мөһиме – Ватанга ихлас мәхәббәт. Төмән өлкәсе - зур кешеләр җире», - диде төбәк башлыгы.

Тантана иң яхшы коллективлар, артистлар катнашындагы бәйрәм концерты тәмамланды. Танылган җырчыбыз Мансур Кәбировны сокланып тыңладык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836