#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Белем көне белән котлап

последние и лучшие новости искусства в мире

35-21 сентябрь – Белем көне. Ул укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар, студентлар, аң-белемне дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм! Без, укытучылар, бу көнне дулкынланып көтеп алабыз. Яңа гына ремонт ясалып бетеп, буяу-сыр “йыслары” аңкып торган мәктәп биналары да түземсезлек белән балаларны көтә сыман… Яңа уку елы башлана…

Уку - жиңел эш түгел, юкка гына аны инә белән кое казу, димәгәннәр. Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар, яңа ачыш-казанышлар, нык исәнлек телим. Һәр дәрес укучыларга яңа белем-күнекмәләр, ә укытучыга иҗади омтылышлар китерсен иде.

Форсаттан файдаланып, бөек шагыйребез Булат Сөләймановка багышланган викторинада җиңүчеләрне, аларның укытучыларын котлап китәм. Менә алар, татар әдәбиятын сөюче яшь белгечләр: Лениза Азанова (Тубыл, 15 мәктәп), Ләйсән Әйдбаева (Шыкча), Диана Бикмуллина (Кырынкүл), Камилла Гайсина, Роксана Сәйтчабарова, Алсу Фәйзуллина (Юрмы), Хожархон Самадова, Алсу Умбитова (Киндерле), Эльвира белән Эльмира Уразовалар (Казанлы), Элина Хисәметдинова (Яңа Атьял).

Ә инде «Булат Сөләйманов укулары»нда бар көчләрен куеп тирән эчтәлекле, мавыктыргыч әдәби-музыкаль сценарийлар язып актив катнашкан Вагай районы, Тугыз, Казанлы, Карагай мәктәпләре укытучыларына, Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе коллективына олы рәхмәтемне белдерәм.

Кадерле укучылар! Яңа 2018-2019 уку елы төрле истәлекле вакыйгаларга бай. Беренчедән, Тубыл шәhәрендәге данлыклы 15 мәктәп бер гасырлык юбилеен каршыларга әзерләнә. Икенчедән, 2018-2019 уку елында халкыбызга тугрылыклы хезмәт куйган олы мәгърифәтчеләребезнең юбилейлары була: Ямбай мәдрәсәсендә шәкертләргә рухи байлык өләшүче, укытучы, шагыйрь Мәүлекәй Юмачиковның тууына 185 ел, атаклы Ләчек, Күкрәнде авылларының атказанган мөгаллимнәре Ваһап Туктабай улы Әхмәтовка - 125, Хафиз Корманалый улы Ибраһимовка - 125, Мөхәммәт Нимаш улы Урамаевка - 120, мәшhүр галим, профессор Хәмит Ярмигә - 115, Советлар Союзы Герое, укытучы Тамерлан Ишмөхәммәтовка - 100, Ямбай мәктәбе укытучысы Шаһидулла Төхфәтулла улы Ташкаловка - 100, Аслана мәктәбе укытучысы Фәрхинур Зиннәт кызы Хәлитовага - 100, Яңа Кәешкүл мәктәбе укытучысы Тимер Әбделвәли улы Кармановка - 100, укытучы-героебыз Хәбибулла Хәйрулла улы Якинга 95 ел тула. Ямбай мәктәбе укытучысы Сафия Ибраһим кызы Салиховага - 95, күренекле җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган укытучысы Җәзилә Әмир кызы Массагутовага - 90, Яңа Кәешкүл мәктәбе директоры Шәйхетдин Әхәт улы Аитовка - 85, Аслана мәктәбе директоры Галия Айсатулла кызы Калиевага - 80, РФнең атказанган укытучысы Зәйтүнә Садыйк кызы Маргановага 75 ел тула. Алар үз эшләренә тугры булып, кешелеклелек сыйфатлары аша милләтебезне тәрбияләгән, укыткан, җәмгыяви эшләрдә мөһим роль уйнаган. Аларны һич онытырга ярамый.

Хөрмәтле укучылар! Укытучылар! Сезне барыгызны да чын күңелдән котлыйм! Бәхетле уку елы булсын! Укуыгызда, эшегездә уңышлар телим, алган белемнәр файда алып килсен, саулык-сәламәтлек, илебезгә, халкыбызга файдалы кешеләр булыгыз! Бәйрәм белән – Белем көне белән, сезне!

Хәнисә АЛИШИНА, филология фәннәре докторы,
Төмән дәүләт университеты профессоры.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836