#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кыңгыраулы мәктәп еллары

последние и лучшие новости искусства в мире

1 сентябрь – ул Белем бәйрәме. Шулай да беренче кыңгырау тавышы, дулкынланулар, чәчәк бәйләмнәре, ак бантлар һәм, әлбәттә, сыйныф сәгатьләре. Бу көн мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз өчен көтеп алынган көннәрнең берсе. Чөнки ул аларны белем иленә алып керәчәк.

Иң беренче чиратта ул укучылар, укытучылар, студентлар өчен әһәмиятле. Югары уку йортларында исә, мәктәптәге кебек линейкалар булмаса да, әлеге көннең бәйрәм икәнен беркем дә онытмый. Кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары?!. Тырышып хәрефләр язарга, укырга, сөйләшергә өйрәтеп, очарга канатлар бүләк итүче нинди изге йорт ул мәктәп! Шушы вакыт эчендә мәктәпнең үзенең бәләкәй генә тарихы да, традицияләре дә барлыкка килә. Ә тарихка күз ташласаң, ул шундый гади кебек…

1975 елда мәктәп директоры итеп Фәһим абый Хәмидуллинны билгелиләр. Ул авылыбызда яңа мәктәп салдыруга ирешә һәм, ниһаять, көткән көн – 1 сентябрь 1978 елны ике катлы бина сафка керә. Һәрбер уку елы үзенең укучылары, җанлы мәктәп тормышы белән күңелләрдә хәтирәләр булып уелып кала. Нинди генә мәктәп булмасын, анда төп фигура булып укытучы һәм коллективны җитәкләүче директор зур роль уйный. Безнең коллектив белән энергияле, белемле Мөнирә Хикмәтулла кызы Калиева җитәкли. Бүген мәктәптә 130 укучы белем ала һәм 12 укытучы белем бирә. Алар үз эшләрен бик яратып башкаралар. Укучыларны яраталар, тирән белем бирергә тырышалар. Хәзерге вакытта Киндерле мәктәбендә белем алган укучылар төрле югары уку йортларында яхшы укыйлар.

Эх, мәктәп еллары… Ул һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар — балачак еллары. Ә балачак елларын әле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк. Шуның белән бергә ул еллар — кешенең шәхес буларак формалашкан еллары да. Олыгая барган саен, ул елларның һәр мизгеле үзәкләрне өзеп хәтерләрдә кабат яңарачак әле.

Быелгы яңа уку елы Киндерле урта мәктәбе коллективы өчен аеруча истәлекле - мәктәпкә 40 ел тула.

Мәктәбемә 40 була -
Туган көнең белән, мәктәбем!

Киндерлем син – гүзәл җирем,
Син дип тибә һәрчак йөрәгем.

40 яшь тула мәктәбемә –
Зур юбилей! Узган зур гомер.

Ничә буын синдә белем алган,

Чистартылган, агарган күңел.

40 еллык матур тарихың бар,
Шәкертләрең синең җитәрлек.

Арасында байтак зур шәхесләр,

Дан казанган – исең китәрлек.

Еллар үткән аккан сулар кебек,
Гомер генә кайтмас кирегә.

Балачак гел чакырып әйдәп торыр
Мәңге серле мәктәп иленә.

Кадерле укучылар, укытучылар, ветеран укытучыларыбыз! Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Барыгызга да сәламәтлек, түземлелек, имин тормыш, куанычлы көннәр телибез.

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы,
Киндерле урта мәктәбе укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836