#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области учителя выдающихся школьников получат премию 100 тыс. рублей. Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыларның укытучыларына, шулай ук бөтенроссия, халыкара олимпиадалар җиңүчеләрен, призлы урыннар алучыларын әзерләгән укытучыларга акчалата премияләр бирелә. Бөтенроссия, халыкара олимпиадаларда катнашып җиңүче булган укучылар да мондый бүләккә лаек. Карарга вакытлыча Төмән өлкәсе губернаторы вазифасын үтәүче А.Моор кул куйды. 2018 елда дәүләт нәтиҗә аттестациясе нәтиҗәсе буенча 7 муниципаль районның 20 мәгариф учреждениесеннән 41 мәктәпне тәмамлаучы иң югары балл җыйды.

* * *

Власти Тюменской области, Югры и Ямала будут наращивать динамику программы “Сотрудничество”. Төмән өлкәсе, Югра һәм Ямал берләшеп реальләштергән “Хезмәттәшлек” программасы торган саен хәрәкәтчел булырга тиеш. Моның турында Няганьга баргач вакытлыча Төмән өлкәсе губернаторы вазифасын үтәүче А.Моор әйтте. 2018 елның июнендә Төмән өлкәсе, Югра һәм Ямал башлыклары “Хезмәттәшлек” программасын 2025 елгача дәвам иттерү буенча килешүгә кул куйдылар. Килешү буенча, 2005 елның 1 январеннан автоном округлар Төмән өлкәсе казнасына 100% файдалы казылмаларны табу өчен (НДПИ) һәм 29,5% оешмалар табышына (на прибыль) налог күчерә. Төмән казнасы бу акчаны “Хезмәттәшлек” программасына җибәрә, аннан өч регионның территориясендәге мөһим проектлары финанслана.

* * *

В Тюмени стартовал марафон добрых дел в честь столетия комсомола. Төмән яшьләр оешмалары вәкилләре өлкә үзәгендә комсомолның 100 еллыгына багышланган изге эшләр флешмобын ачтылар. Акциянең максаты – шәһәрне тагын да ямьлерәк, яхшырак итү, актив граждан позициясен күрсәтү нигә мөһим икәнлеген искә төшерү.

* * *

Тюменский госуниверситет запустил новое общежитие для 460 студентов и сотрудников вуза. Капиталь ремонттан соң яңартылган бинада беренче курс студентлары яшәячәкләр. Тулай торакта ремонт 2016 елда башланды. Монда заманча куркынычсызлык системаларын монтажладылар. Гомуми урыннарда видеокүзәтү оештырылган. Спорт залы, студентлар инициативасы үзәге урнашкан. Һәр катта үтүкләү, кер юу, аш бүлмәләре ясалган. Яшәү бүлмәләрдә үзлектән әзерләнү өчен хезмәт урыннары булдырылган.

* * *

Уникальный комплекс по выращиванию шампиньонов планируют построить в Нижнетавдинском районе. Түбән Тәүде районында елына 2 мең тонна куәтле шампиньон гөмбәсен үстерү буенча комплекс төзү планлаштырылган. Бүгенге көндә яңа оешма ачу өчен 6,5 гектар мәйданлы участок бирелгән. Проект документлар әзерләнә. Ике технологик скважина урнаштырылган. Шампиньоннарны үстерүдә шушы юнәлештә иң өлкән фирмаларның җиһазларын кулланачаклар. 20 хезмәт урыны булдырылачак.

* * *

Тюменские земледельцы приступили к уборочной кампании. Урып-җыю вакытына озын суык яз йогынты ясады. Шуңа күрә бөртекле һәм кузаклы культуралар быел соң өлгерәләр. Әлегә икмәкне урырга кырга 22 районнан 13 муниципалитет кына төшкән. Сорокино, Упорово, Заводоуковск, Абатск, Төмән районнары лидер. Уңыш – гектардан 28 центнер. Борчак планлаштырган күләмнән 5% алынган. Сәүдә челтәрләренә җибәрү өчен ачык җирдә утыртылган бәрәңге һәм яшелчәләрне алалар. Машина-трактор паркы, киптерү-сортларга бүлү җиһазлары регионда урып-җыюга 100%ка әзер.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836