Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Тормыш сынаулары аша узган йөрәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең кадерле әтиебез, бабабыз һәм карт бабабыз — Равил Абдулин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели. Бу тантаналы мизгелне, олуг бәйрәмеңне, без — балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың зур шатлык һәм чиксез горурлык хисе белән каршылыйбыз.

Әтиебез 1936 елның җәендә Каскара авылында Мөкәррәмә һәм Хәйбулла Абдулиннар гаиләсендә дөньяга аваз салган. Аның балачагы авыр сугыш алды һәм сугыш елларына туры килгән. Әле ныгып та өлгермәгән иңнәрендә кырыс һәм утлы сугыш елларының бөтен авырлыгын күтәргән ул. Бәләкәй генә малай чагында ук әтисен фронтка озаткан, әтисе аннан әйләнеп кайтмаган, хәбәрсез югалган. Балачагы авыр була, бу беренче югалту ярасы йөрәгендә мәңгегә уелып калса да, нәкъ менә шул ачы сынаулар әтиебездә сыгылмас ихтыяр көче тәрбияли, бүгенге көндә сирәк очрый торган күркәм сыйфат — авырлыклар каршында туры басып калу осталыгын бирә, якыннары өчен гаять зур җаваплылык, тырышлык, түземлелек, хезмәт сөючәнлек хисләрен тәрбияләгән, димәк, сынаулар аның холкын ныгыткан.

Электрчы һөнәрен үзләштереп, Равил Хәйбулла улы хезмәт юлын «Красный Октябрь» агач эшкәртү комбинатында башлаган, аннары, табигый тапкырлыгын күрсәтеп, кранчы белгечлегенең иң биек ноктасына ирешә. Гаилә коргач, тугры тормыш иптәше Бибинур Зәйнулла кызы белән бергә, җылылыкка төрелгән йорт корып, һәркемне үз канаты астына сыендырып яшәделәр, якыннары өчен ышанычлы терәк булдылар.

Аннан соң язмыш җилләре аны төньякка илтә, анда ул озак еллар дәвамында бозлы киңлекләр арасында йөзмә кранны идарә итеп, намуслы хезмәт итә. Аны һәрвакыт намуслы булу, җаваплылык һәм үз эшенә тугрылык аерып торган. Гомер дәверендә аны хезмәттәшләре эшкә чын күңелдән бирелеп эшләве һәм гаделлеге өчен тирән ихтирам иттеләр.

Ләкин тормышының иң зур байлыгы һәрчак зур һәм тату гаиләсе булды. 55 елдан артык гомер буена яраткан тормыш иптәше белән кулга-кул тотынып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Кызганычка каршы, әниебез 75 яшендә вафат булды. Бу югалту бөтен гаиләбез өчен төзәлмәс яра, авыр сынауга әверелде. Ул безнең күңелләрдә мәңгегә урнашып, безгә маяк булып торачак.

35-4-26

Әти-әниебез алты баланы гаилә кыйммәтләрен кадерләү хисләрен тәрбияләп үстерделәр.

Хәзерге көндә инде аларның нәсел агачы куәтле ботакларын җәйде: әтиебез унбиш оныкның бәхетле бабасы һәм унбиш оныкчыкның карт бабасы. Безнең барыбыз өчен дә ул — акыллылык, тормыш көче, шәфкатьлелек һәм күңел юмартлыгының тере үрнәге, буыннардан-буыннарга тапшырыла торган зирәклекнең гәүдәләнеше.

35-41-26

Бүгенге көндә безнең өчен кадерле Сания апа Аппасова әтиебезгә ныклы терәк булып тора. Ихтирамыбыз һәм рәхмәтләребез чиксез аңа.

Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836