Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Юбилейлар уңаеннан

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл округының Әремзән авылында туып-үскән сугыш чоры балалары, ахирәт дуслар Рауза Садыйкованың - 26 августта, Мәхмүдә Әминованың 29 августта юбилейлы туган көннәре – 85әр яшьләрен тутыралар.

Укытучы һөнәрен алып эшләгән һәм яшәгән елларында җәмгыятькә файда китерә алган милләтебезнең уңган-булган кызлары булдылар.

Заманында тирә-юньдә дан казанган, татар милләт балаларын олы юлга озаткан Сатылган авылы мәктәбенең (хәзер юкка чыккан) дәрәҗәсен, абруен нәкъ Рауза Җәлил кызы, иптәше Клим Садыйковлар шикелле укытучылар күтәрә һәм саклап кала алдылар. Олыгайган яшькә җиткән, алардан тәрбия һәм белем алган укучылары хәзерге көндә дә баш иеп, онытмый искә алып, рәхмәтләрен әйтеп, күчтәнәчләрен тотып, төрле чараларда, бәйрәмнәрдә алар янына киләләр; хәтердән югалтмый әйтелгән сүзләрне, эшләгән эшләрне искә төшерәләр. Тубыл пединститутында эшләгән чорда да студентларны белем алу белән беррәттән эзләнүчән, заман таләпләренә туры китереп яши белергә кирәклеген аларга җиткерә алган методист булды Рауза ханым.

35-21-26

Гаиләдә биш ир балага тәрбия биреп, белемле, тырыш, заманча яши алган ир-егетләр итеп олы юлга озаттылар. 8 оныкның, 3 оныкчыкның әби-бабайлары булып яшиләр. Ике ир-егетнең вакытсыз дөньядан китү кайгысы да ата-ана сәламәтлеген какшатмый калмады.

Сабыр, тыныч холыклы, аз сүзле, шулай да аралашучан, кешелекле Мәхмүдәбез дә ир-егетләрен, тормыш иптәше Мансурын югалтса да, кызы Лилия һәм оныгы Әмир ярдәмендә үз көнен үзе алып бара. Яшәргә ямь-тәм табып, Тубыл себер-татар үзәге каршында эшләп килгән «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең актив җырчысы булып катнашуын дәвам итә. Алган Рәхмәт хатларының саны да бихисап.

Лаеклы ялга чыккач, инде күп еллар Тубыл шәһәрендә яшәгән Раузабыз һәм Мәхмүдәбезне якын дуслары гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Ерак сугыш афәтләрен үз башларыннан кичергән ахирәтләрнең тормыш юлларындагы очраган авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр үткәндә калсыннар. Киләчәк гомер юллары еракка сузылып, бәхет-шатлыкларга, ризык-муллыкларга төренеп дәвам итсен!

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл округы, Маслау авылы.
Рәсемдә: Рауза Садыйкова, Мәхмүдә Әминова.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836