Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Сугышчыларыбызга ярдәм

последние и лучшие новости искусства в мире

Ватаныбыз өчен катлаулы чорда Тубыл муниципаль округы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтә. Ватан алдындагы бурычларын үтәгән хәрбиләргә ярдәм күрсәтүчеләрнең хезмәтләре Мактау хатлары, медальләр белән бүләкләнде. Шәһәрнең «Бердәм Россия» партиясе бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю пункты да актив эш алып бара. Бу игелекле чараларда иҗтимагый оешмалар актив катнаша. Шәһәр һәм Тубыл округында гуманитар ярдәм җыю буенча берничә нокта эшли. Алар турында «Яңарыш» газетасы битләрендә язылып бара.

36-1-26

Ермаково авылындагы «Ышанычлы тыл» волонтерларының хезмәте турында Гөлбану Нәфыйкова болай ди: «Җәйге айларда да безнең төркем актив булды. Гуманитар ярдәм җыю, маскировка челтәрләрен үреп җыюдан тыш, Төмән шәһәрендә узган махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасында катнаштык, үзебезнең Ермаково балалар бакчасындагы балалар белән очраштык. Җыелган ярдәмне үз көчебез белән Тубылга, аннары Төмән шәһәренә җиткердек. Безнең «көмеш ветераннар» балаларга үзләренең эшләре, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү турында сөйләделәр. Бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан апаларга рәхмәтләр әйтәсе килә. Аннары балалар белән бергә җырладык, биедек.

Үзебезнең төркем оештырылу тарихы турында таныштырып китәсем килә. 2023 елда үз теләгем белән бу эшне башлап җибәрүдә мине аңлаган, ярдәм иткән хезмәттәшләремә, тормыш иптәшемә рәхмәтлемен. Махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәмчел, фидакарь хатын-кызлар фронтка ярдәм күрсәтәләр. Аларның хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә керткән өлешләре зур. Безнең төркемдә эшләүчеләрнең төп юнәлешләренең берсе — маскировка челтәрләрен үрү. Хатын-кызлар махсус маскировка челтәрләрен үрү техникасын кулланып, ятьмәләрне үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Бу ятьмәләр хәрби объектларны, кирәк вакытта сугышчыларыбызны, техниканы саклап калырга ярдәм итә. Төмән өлкәсендә бик күп волонтерлар җитештергән ятьмәләрнең сыйфаты, аларның кирәклеге хәрби хезмәткәрләр тарафыннан да югары бәяләнә. Бездә эшләүче хатын-кызлар - илебез патриотлары. «Ышанычлы тыл» волонтерлары 600дән артык ятьмә үрделәр.

Төркем эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше — окоп шәмнәре җитештерү. Алар окопларны һәм блиндажларны караңгы төннәрне яктырту, җылыту өчен кирәк. Төмән өлкәсендә хәрбиләргә ярдәм күрсәтү тиешле рәвештә оештырылганлыгын һәр авылда күзәтергә була. Кайбер авылларда бу эш алып барылмый икән, икеләнмичә бу юнәлешне башларга кирәк. Беренче вакытта безгә авыр булган иде. Бу игелекле эшне башлау өчен үзебез урын эзләп таптык. Аннары киң күңелле, ярдәмчел апалар җыела башладылар. Үз куллары белән кирәкле әйберләрне җыюдан тыш, без посылкалар да җибәрәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм дә җыябыз. Кайсылары җылы оекбашлар, азык-төлек, медикаментлар, җылы теләкләр, сәламнәр язылган хатлар җибәрә. Аларны да салабыз.

Мин «Ышанычлы тыл»дагы хатын-кызларның хезмәте белән сокланам, горурланам. Җыелган ярдәмне, йөкләрне Төмән шәһәренә җиткерүне дә оештырабыз. Бу очракта барлык ярдәм иткән якташларыма рәхмәт әйтәсем килә. Алар аерым мактауга лаеклылар. Безнең хезмәт сугышчыларыбызга рухи көч бирсен дип тырышабыз. Хатын-кызларның игелекле, риясыз хезмәте сокланып сөйләрлек. Халкыбызның бердәмлеген күрсәткән эшебез башкаларга үрнәк булсын», — диде.

Гөлбану Нәфыйкова, аның төркемендә эшләүче волонтерлар — тырыш, тормышка позитив карашлы, мактауларга лаеклы кешеләр. Алар арасында МХОдә булган солдатларның якын туганнары да бар. «Ышанычлы тыл» төркеменең хезмәте, оештырылу тарихы МХО сугышчыларына һәркем ярдәм итә ала икәнен күрсәтә. Аларга изге эшләрендә уңышлар телик. Максат-хыялларыгыз тормышка ашсын!

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: «Ышанычлы тыл» волонтерлары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836