Сентябрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Россия мәдәнияте” программасы буенча балаларга белем бирүче Төмән шәһәренең “Этнос” үзәгендә Мөнирә һәм Реваль Хөснетдиновларның матди ярдәмнәре белән балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Чараның максаты - төрле милләт балаларын Ислам дине, Корбан бәйрәме белән таныштыру, үзара хөрмәтләшеп, дус-тату яшәргә өндәү иде. Чара барышында укучыларга һәм аларның ата-аналарына Ислам дине тарихын, Корбан бәйрәменең килеп чыгышын сөйләп, төрле уеннар, бәйгеләр үткәрделәр. Аннары үзәк хезмәткәрләре кунакларны корбан ашы – токмачлы шулпа белән сыйладылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.