#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тугызда яңа мәктәп ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

38-131 сентябрьдә Вагай районының Тугыз мәктәбе коллективы зур шатлык кичерде – авылда яңа ике катлы заманча мәктәп ачылды.

Коллектив кына түгел, авыл, район өчен дә чиксез шатлык булды бу вакыйга.

Үткән ел көчле су басудан зыян күрүчеләр өчен вакытлыча яшәү урыны булып торган мәктәп бинасының искелегенә игътибар иткән җитәкчеләр, өлкә губернаторы Владимир Якушев, биек урында яңа уку йорты төзергә кирәклеген хәл иткәч, тиз арада бу эшкә керештеләр дә.

Һәм сынатмадылар, рекордлы кыска вакыт эчендә ике катлы, барлык уңайлыклары булган, заманча җиһазланган бина Белем көненә балалар өчен ишекләрен дә ачты.

Ачылу тантанасына тугызлыларның шатлыгы белән уртаклашырга өлкә җитәкчесе В.Якушев үзе килде. Су басудан интеккән авылда 1 класска 20 укучы кабул ителүенә сөенеп, аларны җылы котлады, “монда көнегез кызыклы үтсен, дәртләнеп килегез, алган белемнәрегез тормышта да кирәкле булсыннар”, диде. Бүләккә яңа мәктәп автобусы тапшырды. Төбәк җитәкчесе Вагай районы хакимияте башлыгы Рамай Сөнгатуллин, мәктәпнең иң яхшы укучылары Дианира Ибукова һәм Денис Шәрипов белән кызыл тасманы кистеләр. Барлык кунакларны да яңа кабинетлар, спортзал, актлар залы, китапханә, егет һәм кызлар өчен технология кабинетлары, уңайлы ашханә, мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме бүлмәләре белән таныштырдылар. Аннары бу бәхет авыл халкына да насыйп булды. Алар гаҗәпләнеп, хәзерге укучылардан ак көнләшү белән көнләшеп, балаларының, оныкларының зур, иркен, якты классларда белем алачагына ышанып та бетә алмыйлар иде шикелле.

Тәбрикләргә килгән губернатор урынбасарлары Наталья Шевчик, Евгений Заболотный, өлкә Думасы депутаты Юрий Конев мәктәпнең белем бирү оешмаларын модернизацияләү программасы нигезендә төзелүен, шул исәптә унынчы булуын әйтеп үттеләр. Соңгы ун елда райондагы яңа салынган белем йортларының җиденчесе дә икән.

Күбрәк мәгълүмат туплау өчен мин Тугыз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, оештыручы Венера Ибукова белән сөйләштем.

- Кәефләрегез ничек, Венера апа?

- Искитмәле, без бик шат. Агач, төрле биналарда урнашкан 30 еллык мәктәптән соң, хисләребез эчкә сыймый. Физика, химия, биология кабинетлары, компьютер классы бик матур, миллионлаган акчага җиһазланган. Рәхәтләнеп укытырга гына кала.Укытучылар да бик шат. Мәктәп җылы. Туалетлар эчендә. Ашханәбез дә зур. Анда нинди генә техникалар урнаштырылмаган! Икмәк, ит кискечләр, суыткычлар нәкъ шәһәрдәге ашханәләр кебек җиһазланган. Һәр класста кулюгычлар, яңа шкафлар куйдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яхшы шартлар тудырылды. Мәктәп бинасының бер өлешенә уен бүлмәсе, нәни генә бәдрәфләр (унитазлар) ясалды. Кече Уваттан интернат балалары да яңа бинанының ике бүлмәсендә яши башладылар.

Спортзал да бик әйбәт.Спорт белән шөгыльләнү өчен тышта да мәйдан төзелде. Йөгерү, сикерү өчен юллар ясалды, балаларга уйнау өчен мәйданчыклар булдырылды. Балаларга спортзал янында кием алыштыру өчен бүлмәләр бар. Юыну өчен душ кабинкалары да бар. Рекреациягә матур төсле кәнәфиләр куйдылар. Китапханәгә бик күп яңа сүзлекләр килде, дидактик, күрсәтмә әсбаплар, татар теленнән дә ярдәмлекләр счет-фактурада бар. Тик әле килеп җитмәгән.

Агач һәм тимер белән рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлекләр булган мастерской да бар. Элек ул юл аша башка бинада урнашкан иде. Анда кыш көннәре укыту мөмкинлекләре чикле булды. Суык, станоклар да инде күптән искергән иде.

- Классларда да яңа мебель, укыту җайланмаларыдыр... Татар теле кабинеты бармы? Дәреслекләр җитәрлекме?

- Классларда яңа парта, урындыклар, шкафлар. 7 кабинетта интерактив такта бар. Проекторлар, өр-яңа компьютерлар, принтерлар тараттылар.

Элек, иске мәктәптә татар теле кабинеты белән рус теле кабинеты берләштерелгән иде. Хәзер үземә аерым кабинет булды. Анда татар теленә, әдәбиятка, татар халкы мәдәниятенә багышланган стендлар булдырылды. Рекреациягә дә Конгресс бүләк иткән матур рәсемнәрне элеп куярга булдык.

Дәреслекләр турында берничә сүз: 5-9нчы сыйныфларда, татар телен 5,6 сыйныфларда яңа дәреслекләрдән укытам. Авторлары: татар теленнән - Р.К.Сәгдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина; әдәбияттан - Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Алар федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) буенча төзелгәннәр. Укытучы өчен методик әсбабы да, программалары да, хәтта технологик карталары да бар. Бик уңайлы комплект. Фонохрестоматияләрен әле алдырмаган. Аларны да булдыру турында уйлыйм. Грант акчасына яздырып алырга хыялланам. Быел мин Россиянең иң яхшы укытучылары конкурсында катнашып, 200 меңлек грантны алучылар исемлегенә кергәнмен. Укытучылар көненә бирәләр, диделәр.

- Тугыз мәктәбе ел саен медаль алучылары белән горурлана. Быелгы чыгарылышта да сынатмагансыздыр?

- Мәктәптә бу уку елыннан 142 бала белем ала, киләчәктә бу сан 170кә кадәр җитә дип планлаштыралар. Быелгы чыгарылышта тагы ике кызыбыз: Нурия Сәйдуллина, Алсу Муначева мәктәпне алтын медаль белән тәмамладылар. Икесе дә бюджет урыннарга керделәр. Нурия Төмән индустриаль университетына, Алсу Екатеринбург финанс институтына кабул ителде.

38-6- Соңгы елларда горурланырлык уңышларыгыз белән дә танышып китик инде, Венера апа.

- Татар теленнән өлкә күләмендә 10 сыйныф укучысы Алинә Исмәгыйлова 1 урын алды. Үземнең кызым Дианира да яшүсмерләр олимпиадасында татар теленнән җиңүгә иреште, 7 сыйныф укучысы Эльмира Кузакбирдиева 2 урынга лаек булды. ГТО буенча өлкә күләмендәге ярыштан 3 укучыбыз урын алып кайттылар - 2 алтын: Алсу Кабурова һәм Русель Мөхәммәтшин (8 класс укучылары), 1 көмеш: Денис Шәрипов (5 класс).

Вайнер Ибуковның да укучысы Зөлфия Айбатуллина (5 класс) яшүсмерләр олимпиадасында тарихтан 2нче урынга иреште.

- Зур рәхмәт сезгә, Венера апа, шатланып, илһамланып эшләргә насыйп булсын. Укучылар белем кыясына тагын да тырышыбрак үрләсеннәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836