#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Батырны хөрмәтләп

последние и лучшие новости искусства в мире

38-11Шыкча урта мәктәбе кичә кунаклар кабул итте. Анда Дан орденнарының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең почетлы гражданины Хәбибулла Якинга 95 яшь тулу хөрмәтенә түгәрәк өстәл артында сөйләшү планлаштырылган иде.

Атна буена мәктәптә Хәбибулла Хәйрулла улына багышланган чаралар үтә. “Красное знамя” район газетасына әзерләнгән язма, стендлар, китапханәдәге һәм 10 класстагы батырлык дәресләре, мәктәпнең музей бүлмәсенә экскурсия батыр якташыбыз турындагы белемнәрне тулыландырып, яңа экспонатлар белән танышырга мөмкинлек тудырган.

“Дан орденнарының тулы кавалеры Х.Х.Якинның тормышы һәм батырлыклары” кичәсенә хөрмәтле якташыбызның 3 кызы, укучылары, укытучылар, иҗтимагый хәрәкәттә аның белән бергә катнашучылар килгәннәр иде. Кунакларны укучылар ишек төбеннән каршы алып, музей бүлмәсенә озаттылар. Анда башлангыч класслар укытучысы, музей җитәкчесе Тәслимә Хәлитуллина һәм 8 класс укучылары Элина Ахсанова белән Регина Ибраһимова экспонатлар аша район, авыл, мәктәп тарихы, героебыз турында сөйләделәр. Туганнары бүләк иткән аның хәреф җыю машинкасын, үз кулы белән язган дәфтәрен күрсәттеләр.

38-12Түгәрәк өстәлдә алып баручылар Хәбибулла Хәйрулла улы тормышының сугыш чорына тукталдылар. Аңа кадәр мәктәп директоры Гөлнара Кәримова кыскача белем бирү йорты белән таныштырып китте. Кичәне “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбленең кечкенә артистлары матур җырлары белән бизәделәр, шигырьләр сөйләнде. Документаль фильмда Х.Якинның тавышын ишетеп, үзен дә күрә алдык. Аннары мәктәп коллективы әзерләгән мул өстәл артында һәркем Хәбибулла Якин турында истәлекләре, кызлары әтиләре турында фикерләре белән уртаклаштылар.

Барысы да мәктәп архивына видеотасмага яздырып алынды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836