#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Учхоз первым в Тюменском районе завершил уборочную кампанию. Оешманың заманча технологияләре хуҗалыкка югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Төньяк Урал арты дәүләт аграр университеты укыту-тәҗрибә хуҗалыгының нәселле (племенной) заводы Төмән районы авыл хуҗалыгы тармагында алыштыргысыз лидер. Укыту хуҗалыгында бөртекле һәм кузаклылар 1355 гектар тәшкил итте. Амбарларга 5198 тонна бодай озатылды. Уңыш – гектарыннан 38 центнер. Бу – Төмән районы буенча уртача уңыштан 8 центнерга югары.

* * *

На улице Бориса Жидкова началась строительство школы на 1200 мест. Төмәннең Суходолье һәм Ямальский районнарында яшәүче халык өчен мәктәп 22 айда төзеләчәк. Шушы белем йорты үзенең беренче укучыларын 2019 елның 1 сентябрендә кабул итәчәк. Тиздән субай кырын сынау башланачак. Якын киләчәктә Төмәндә өч мәктәп торгызу планлаштырылган, һәрберсе 1200 балага исәпләнгән. Ямальский-2, Борис Жидков урамында һәм Мыста салыначак мәктәпләр күптән түгел Парфенова урамында төзелгән 16нчы гимназиягә охшаячак. Хәзер эшләрне дәвам иттерүче проект-смета документлары экспертизага бирелде.

* * *

Транспорт будущего: первые два электробуса появятся на улицах Тюмени в декабре. Транспортның бу төре, мәсьәлән, троллейбус шикелле аеруча экологик һәм шәһәрнең кыяфәтен бозмый. Электробуслар өчен шәһәрдә ике заряд станциясе төзеләчәк. Электробуслар челтәрен үстерергә “СУЭНКО” оешмасы алыначак, заряд станцияләрен дә ул салачак. 2018 елгача шәһәр урамнарында оператив-чыгу бригадалары өчен ике төрле маркадагы электромобиль барлыкка киләчәк.

* * *

Упоровская агрофирма “КРиММ” нацелена на рекордный урожай картофеля. Бүгенге көндә 85 тонна бәрәңге алынган. Быел уңышның үсүенә һава торышы йогынты ясады. Хәзер иң мөһиме – югалтуларны булдырмау. Моның өчен “КРиММ” Россиядә гаять зур яшелчә саклагыч төзеде. Бүгенге вакытта заказ бирүчеләргә тәүлегенә бер мең тонна бәрәңге төйиләр. Үзенең сәүдә челтәрләрен булдырды, Төмәндә 4 кибете бар. Агрофирма бәрәңгедән тыш рапс үстерә, аны 3 000 тоннадан артык алдылар.

* * *

Власти Тюменской области и РЖД договорились о запуске новых электричек до Тобольска. Төмән-Тубыл юнәлеше буенча өстәмә ике шәһәр арасындагы пассажир поездларын булдыру планлаштырылган. Өстәмә поезд иртә белән Төмәннән, кичен Тубылдан китәчәк. 2018 елда Төмән-Тубыл юнәлешендә йөрү өчен 8 вагон сатып алу каралды. Бүгенге көндә вагоннарны ясаучы заводлар белән сөйләшү бара.

* * *

Тюмень прощается со старым совмещенным мостом – пролеты почти готовы к демонтажу. 50 елга якын хезмәт иткән Мельникайте урамындагы Түре елгасы аша ясалган күперне сүтәчәкләр. Торыкларны (пролеты) баржаларга тутырып ярга озатачаклар. Ел дәвамында эшләнгән яңа полотно буенча хәрәкәт октябрьдә башланачак.

* * *

Свиноводческий комплекс в Нижнетавдинском районе готовится к открытию. Түбән Тәүде районы, Сартово авылы янында төзелүче “Тюменский” яңа дуңгыз комплексында 23 мең баш чиста токымлы дуңгыз асралачак. Төзелеш 2016 елда башланды. Хәзерге көндә дуңгызларны тоту һәм тукландыру өчен заманча җиһазларны монтажлау тәмамланды. Бөтен җитештерү процесслары автоматлаштырылган, ул биредә эшләүче кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтәчәк. Проектны гамәлгә ашырганнан соң 150 яңа хезмәт урыны барлыкка киләчәк. Бүгенге вакытта беренче тапкыр көненә 120 баш куәтле эшкәртү цехының проект эше тәмамланды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836