#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хәтер - Юбилей

последние и лучшие новости искусства в мире

39-2Хәбибулла Хәйрулла улы Якин

Дан орденнарының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең почетлы гражданины.

Хәбибулла Хәйрулла улы Төмән районы Муллаш авылында 1923 елда туган. Башлангач белем сукмаклары аны Төмәннең җиденче мәктәбенә китерә. Биредә ул ныклап рус телен, рус әдәбиятын өйрәнә, рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүдә ул чорда бу мәктәптә эшләгән Фатыйма Галиәкбәрованың роле зур була. (Ул елларны Хәбибулла сагынып искә ала). Төмәндәге татар мәктәбен тәмамлагач, ул укытучылар әзерли торган еллык курска укырга керә. Педагогик хезмәт юлы Төмән районы, Аксарай авылыннан башлана, курсларны бетерү белән Аксарайга килеп эшли башлый.

Озак эшләргә туры килми, 1941 елда сугыш башлану белән хәрби хезмәткә алына, башта Төмән хәрби училищесын тәмамлый, 1942 елның маенда фронтның алгы сызыгына җибәрелә.

1943 елның җәендә фашистлар бөтен көчләрен куеп Ржев астында канлы, җимергеч сугыш алып баралар. Алар “Ржевны алу ул – Мәскәүгә юл ачу”, “Ржев безнеке – Мәскәү безнеке” дигән девиз белән, зур югалтулар белән һөҗүм итәләр. Бу канлы бәрелештә элемтәче Х.Якин дошманның атып торуына карамастан, пулялар астында командир белән элемтәгә керә, фашистлар һөҗүме турында иң кирәкле хәбәрләрне тапшырып тора. Шул көннәрдә аны (1943 елда) КПСС сафларына кабул итәләр.Шулай итеп, Х.Якинның сугышчан юлы Ржевны азат итүдән, Икенче Тамань гвардия девизиясенең 6нчы полкыннан башлана. Фашистларга каршы сугышта батырлыклары өчен ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнеп өлгерә. 44 елның сентябрендә каты яралана. Аннан соң Сычевка, Вязьма, Мәскәү, Махачкала, Майкоп, Краснодар госпитальләре аша үтә. Икенче Гвардияле Төркестан дивизиясенең 128 полкында сугыша. Каһарманның көрәш юлы Кырым, Көнбатыш Украина, Польша, Карпат таулары аша үтә. Җиңү яулап Прагага барып җитә. Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый. 1946 елда туган иленә әйләнеп кайта, башта Муллаш мәктәбендә, аннары Акъяр, Кыштунлы, Шыкча мәктәпләрендә лаеклы ялга чыкканчы, рус телен һәм әдәбиятын укыта, бөтен гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлый.

Сугыштан соңгы елларда язучы К.М.Симонов безнең фидакарь, батыр якташыбыз Х.Х.Якин турында “Шел солдат” һәм “Сельский учитель” исемле документаль фильмнарын фашизмны җиңүнең 30 еллыгына багышлап язды.

2000 елда Хәбибулла Хәйрулла улы “Шел солдат к победе” (“Җиңүче солдат”) исемле истәлек-хатирә китабын язды. “Бу китап – безнең буын турында, авыр көрәш елларында без кичергән, безнең баштан үткән вакыйгалар”, - диде фидакарь укытучы Х.Х.Якин.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА,
(
“Себердә татар мәгарифе. XX гасыр”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836