#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

У исетских хлеборобов сезон в самом разгаре. Исәт районында 75% чәчү мәйданында ашлык сугып бетерелде. Хәзер белгечләр һәм оешма хезмәткәрләренең бар көче 1 мең 636 гектар җирне биләүче рапсны җыеп алуга юнәлтелгән. Бу культура яхшы рентабельлек китерә һәм ул чәчү әйләнешен дөрес планлаштырырга ярдәм итә.

* * *

Многодетные семьи получат помощь от регионального правительства. Бу көннәрдә регион башлыгы Александр Моор янгын аркасында йорт-җирсез калган авылда яшәүче күп балалы гаиләләр белән видеоконференцэлемтә аша аралашты. Аның боерыкнамәсе буенча Төмән һәм Вагай районында яшәүче ике гаиләгә торак мәсәләсен чишәргә ярдәм итәчәкләр, аларга социаль контракт шартлары буенча акча бүлеп биреләчәк.

* * *

Тюменские волонтёры дарят тепло души и носки. Успенка авылының “Өмет йомгагы” хәйрия проекты волонтерлары психоневрологик балалар йорт-интернатында тәрбияләнүчеләргә җылы оекбашлар бәйләп әзерләделәр. Төмән осталарын берләштерүче әлеге проект яңа стадиягә күтәрелде – волонтерларның үз штаб-фатирлары булды. Биредә алар актив кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар оештыралар, җепләр һәм төрле җиһазларны саклыйлар, халыктан киемнәр җыюны оештыра алалар. Проект яңа гына эшли башласа да, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр язмышына битараф булмаган күп кенә төмәнленең игътибарын үзенә җәлеп итте.

* * *

Выпускники 11 классов впервые будут сдавать ЕГЭ по китайскому языку. Кытай теле 2019 елда бердәм дәүләт имтиханында үзе теләп сайлап алган инглиз, немец, француз, испан телләре рәтендә бишенче булачак. Бүгенге көндә Россиядә 17 меңнән артык укучы кытай телен өйрәнә, аларның 3 меңе - югары класс укучылары. Телнең популярлыгы үскәннән-үсә бара. Мәсәлән, Төмән дәүләт университетында кытай телен үзләштерүче һәр икенче студент Кытайга укырга китә. Шуны да әйтергә кирәк, чыгарылыш класслар өчен мәҗбүри фәннәр исәбенә 2020 елдан башлап Ватан тарихын кертү планлаштырыла. Әлегә БДИ өчен мәҗбүри фәннәр математика һәм рус теле исәпләнә.

* * *

В Тобольске начнется строительство крупного аэропорта. 2019 елның февралендә СИБУР оешмасы финанславы белән Тубыл шәһәрендә “Боинг”ларны да кабул итәрлек зур аэропорт төзелә башлаячак. Аэропортның очып китү-утыру полосасының озынлыгы 2,7 чакрым булачак. Бүгенге көндә проект документлары әзерләнә.

* * *

Кинопроект «Тобол» представили на международной выставке. Мәскәү “Экспоцентр” комплексында узган “Ял-2018” халыкара күргәзмәсе кысаларында “Тубыл” тарихи драмасының тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге кинопроект Себер һәм Петр патша заманы турында сөйләү генә түгел, регионның туризм потенциалын үстерүгә дә юнәлтелгән. Шуны әйтергә кирәк, 1 декабрьдә Төмән шәһәрендә “Тубыл” фильмы беренче тапкыр күрсәтеләчәк.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836