Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Бердәмлек һәм игелек кичәсе»

последние и лучшие новости искусства в мире

Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына 1500 ел тулуга багышланган тагын бер матур кичә үтте. «Мирас» банкетлар залына ул көнне «Бердәмлек һәм игелек кичәсе»нә Екатеринбург Чиләбе, ХМАО, Дагыстан, Республикасы, Төмән өлкәсе районнары һәм шәһәрләреннән кунаклар җыелды. Бәйрәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Дагыстан якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән оештырылды.

Бу чараның төп темасы алып баручы — «Дагыстан якташлыгы» оешмасы советы рәисе урынбасары Магомед Ажуев сүзне «Каспий» батальоны имамы, МХОдә катнашучы, Дагыстан Республикасы мөфтияте мәгариф бүлеге җитәкчесе Мөхәммәд Раджабовка биргәч аңлашылды. «Бүген безнең кичәнең бердәмлек һәм игелек турында булуы бик актуаль, чөнки илебез өчен авыр вакытта тыныч тормышта күпләр МХО турында төрле фикердә. Гади халык өчен, мәсәлән, минем өчен, беркайда сугышмаган, сугышырга уйламаган булсам да, илнең иминлеген саклау – ул төп бурыч. Андагы авырлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын. Без илне сакламасак, кем аны сакласын. Бүген МХО илдән читтә барса да, иртәгә ул безнең бердәмлеккә, бөтенлеккә яный. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә туган җирен бик яраткан, без дә бүген туган илебезне сакларга, якларга тиешбез. Безнең бригадада төрле милләт, диндәге сугышчылар бар. Барыбызның да бурычы — бер-беребезне саклау. Без бердәм, дус, бербөтен. Барысы белән дә бүлешәбез. Блиндажда динсез кеше булмый. Дөнья ике лагерьга бүленде: яхшы һәм яманга. Безнең бурыч: яхшылыкны яклау. Безгә бүген ышаныч, игелек ягында берләшергә кирәк. Шунда Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламас», — дип МХО имамы чыгышларны башлады.

39-23-25

Аннары чыккан сөйләүчеләр дә: Төмән өлкә һәм Төмән шәһәр Думасы депутатлары Лариса Цупикова, Руслан Сабиров, Түбән Тәүде районы башлыгы Сергей Борисевич, «Россия халыклары ассамблеясы» төбәк бүлеге һәм координацион совет әгъзалары да бердәмлек, дуслык, илне яклау турында үз фикерләрен белдерделәр. «Илнең киләчәге безнең теләктәшлеккә бәйле, дип билгеләп үттеләр. Без бары тик бердәмлекне саклап, тарихны, күпмилләтле мәдәниятнең һәм гореф-гадәтләрнең байлыгын хөрмәт итеп кенә җиңеп чыга алабыз», — диделәр алар.

Асланадан килгән «Туган як җылысы» волонтерлар төркеме әгъзалары эшләре турында сөйләделәр, Дагыстан имамына символик бүләк — Чебурашка талисманын тапшырдылар.

Кичәдә Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Габдуллина «Журавли» җырын, дагыстанлы Шамил Магомедов нәшид башкарса, Екатерина апа Әхмәтҗанова мөнәҗәт әйтте, ә Төмән медицина академиясендә укучы гарәп студентлары Мәрхәбәне җырладылар.

Икенче өлештә милләтләрнең гореф-гадәтләренә, кием, аш-суларына, ислам традицияләренә, совет киноларындагы музыкага багышлап кызыклы, күңелле квиз үткәрелде.

«Бердәмлек һәм игелек кичәсе» кешеләрнең уртак рухи кыйммәтләр тирәсендә берләшүләрен һәм үзара аңлашуга һәм хезмәттәшлеккә омтылуларын ачык дәлилләде.

Кичә барышында татар һәм дагыстан милли ашлары белән чәй эчәргә дә мөмкинлек булды. Кунаклар оештыручыларга олы рәхмәтләр белән таралыштылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: кичәдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836