Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Губернаторның Рәхмәт хатына лаеклы

последние и лучшие новости искусства в мире

Узган атнада Губернатор Александр Моор Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге активы белән очрашты. Төмән өлкәсенең Россия хатын-кызлар берлеге вәкилләрен хөрмәтләп активистлар белән очрашуда Губернатор Александр Моор шәхсән котлап актив, ярдәмчел, илебез патриотларын, төбәк үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Ул ватанпәрвәр ханымнарны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тантаналы чарада Тубыл шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге әгъзасы, Тубыл шәһәре иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы «Ак калфак» рәисе Айсылу Юнысова да катнашты. Айсылу Әптелмән кызы Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

39-33-26

Илебездәге хатын-кызлар оешмасына 85 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада совет хатын-кызларының антифашист комитеты традицияләрен дәвам итүләре, Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучылар өчен чын терәк һәм ышанычлы тыл булганнарын искә алдылар. Бүген дә хатын-кызлар оешмалары әгъзалары махсус хәрби сугышларда безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәләр. Активист хатын-кызлар гуманитар йөкләр җыялар, үз куллары белән маскировка челтәрләрен үреп, туган якларыннан посылкалар җибәрәләр, сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итәләр. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысованың актив иҗтимагый эшчәнлеге, битараф булмавы, мохтаҗларга ярдәмчеллеге, шәһәр үсешенә керткән өлеше өчен ихлас рәхмәтләр белдерделәр. Яңа көч, илһам һәм киләчәктә дә игелекле эшләрендә уңышлар теләделәр. Бу чарада Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Айсылу ханым: «Минем өчен бу очрашуда катнашу үзенчәлекле булды. Мин Губернатор Александр Моор кулыннан Рәхмәт хатын алдым. Бу шатлыклы, әһәмиятле вакыйга булды. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасына, хезмәтебезгә зур бәя биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Бу минем генә шәхси җиңүем түгел, ә безнең коллекттивыбызның хезмәтенең мөһимлеген тану», - дип сөйләде.

Айсылу Юнысованы котлап, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда алып барган иҗтимагый эшләрендә яңа уңышларга ирешүен телибез. Киләчәктә дә «Ак калфак» оешмасының эшләре гөрләп торсын, дәртегез сүрелмәсен.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Айсылу Юнысова, Александр Моор

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836