#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Спортчылар чыгарылышы

последние и лучшие новости искусства в мире

22-14Май урталарында Боровский поселогында урнашкан спорт комплексында Төмән районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр чыгарылыш таныклыклары алдылар. Ә тренерларына истәлекле сувенир, әти-әниләренә Рәхмәт хаты тапшырылды.

Яшь спортчыларны котларга районның спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе начальнигы Андрей Кайзер килгән иде. Ул аларга ирешелгәннәрдә туктап калмаска, осталыкларын арттырырга юллама бирде. Тагын да спорт мәктәбе директоры Андрей Досаев җиңүгә омтылучан, кыю, куйган бурычларны үтәргә тырышучан булуларын, урта белем бирү мәктәпләреннән соң, югары уку йортларын тәмамлап, илебезгә лаеклы һөнәр ияләре булып чыгуларын теләде, спорт мәктәпләренә эшкә чакырды.

Тантанада Индрәйнең грек-рим көрәше секциясенә 4-5 яшьтән йөри башлаган Альберт Шәрипов һәм Данис Вәлишин да катнаштылар. Олы тормыш сабагы биргән бу еллар алар күңелендә тирән эз калдырган. Остазлары Тимур Сагидуллин тырышлыгы белән спортка мәхәббәт, үҗәтлек, җаваплылык кебек сыйфатлар булдырганнар, күп ярышларда уңышлы чыгыш ясаганнар.

Бу көнне Россия беренчелегендә җиңү яулаган Айдар Шәмсетдинов та махсус бүләк кабул итте. Айдар да Индрәй егете, Тимур Рифкать улы укучысы. Айдар 8 класста гына укуына карамастан, район, өлкә ярышларында җиңеп, Урал округы, россиякүләм бәйгеләрдә призлы урыннар алып кайта. Әле күптән түгел генә Калмыкия Республикасының Элиста шәһәрендә үткән Россия беренчелегендә 3 урын яулады.

Айдар грек-рим көрәше секциясенә 6 яшеннән йөри башлый. “Ул вакытта абыем көрәш белән шөгыльләнә иде. Ул төрле ярышларга бара, грамота, медальләр алып кайта. Мин дә кызыгып киттем. Аннары көрәш тормыш рәвешемә әверелде. Мин бу спорт төрен бик яратам, ансыз яши алмыйм. Бала вакыттан ук миндә характер тәрбияләгән, чыныктырган, көрәш серләренә төшендергән тренерым Тимур Сагитуллинга һәм миңа ышанган, гел ярдәм итеп торган әти-әниемә зур рәхмәт әйтәсем килә”, - дип сөйләде Айдар.

Альберт һәм Даниска бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, теләгән җирләренә укырга кереп, яраткан эшләрендә зур уңышларга ирешеп хезмәт итүләрен, ә Айдарга тагын да дәрәҗәлерәк ярышларда җиңүчеләр арасында горурланып торырга насыйп булуын телим.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836