#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырыш татар кызы

последние и лучшие новости искусства в мире

23-8Россия Президенты Указы белән "Россия укучылар хәрәкәте" (РУХ) гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы 2015 елның октябрендә төзелә. Аның төп максаты - үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү. Яшь буынны җәлеп итәргә исәпләнгән хәрәкәтнең эшчәнлеге дүрт юнәлештә билгеләнгән: шәхесне үстерү, гражданлык активлыгы, хәрби-патриотик һәм мәгълүмати-медиа юнәлешләр. Әлеге хөрәкәт тиз арада илебез мәктәпләрендә оешып, уңышлы эшләп тә китте. Төмән районының Шыкча урта мәктәбендә дә бу хәрәкәтнең активистлары барлыкка килделәр. Алар арасыннан хәрәкәтнең район мәгълүмати-медиа юнәлеше җитәкчесе Земфира Мөхәммәдҗанова белән сөйләштек. Ул РУХ кысаларында үз мәктәпләрендә башкарылган эшләр, төзелгән проектлар турында хәбәр итте:

- Элек пионерлар популяр булган. Пионерларга альтернатива буларак хәзер РУХ оешты. Аның һәр активистына оешманың эбмлемасы сурәтләнгән галстук бирелә, ул яхшылыкны, намусны символлаштыра.

Уку елы башында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл апа Зәйнуллина РУХендәге конкурс турында сөйләде. Анда командага 5 кешене җыеп, безнең төбәктәге язучыдан интервью алырга кирәк иде. Без бу биремнәрне эшләдек. Аннары Төмән районы яшьләре форумы булды. Гүзәл апа мине анда катнашырга чакырды. Без “Алые паруса” лагерена бардык. Нәкъ менә шунда инде мин РУХ турында ишеттем. “Шәхси үсеш” юнәлеше сәламәт яшәү рәвешен һәм экологияне пропагандаласа, иҗадилыкны үстерүгә, һөнәр сайлауга ярдәм итсә, хәрби-патриотик юнәлеш яңа оешкан Юнармия иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

Миңа бигрәк тә мәгълүмати-медиа юнәлеш кызыклы тоелды. Ул 3 яшьтән алып балаларны һәм аларның әти-әниләрен күз алдында тотып корылган. Үз алдыма мәктәптә пресс-үзәкне үстерергә дип максат куйдым. Безнең мәктәп газетасы Гүзәлия апа Муллачанова җитәкчелегендә бик актив алып барыла. Редактор ярдәмчесе бурычларын Ләйсән Айдбаева башкара. Мәктәпнең “В контакте” сайтындагы төркеме йоклый иде. Шуңа да мин мәктәпнең РУХ төркеме (аны 2017 елда төзегән идек) белән бергә аны да алып киттем. Мәктәп радиосын булдырып, анда чыгыш ясый башладым. Хәзер инде мин алда әйтеп киткән төркемнәр белән бергә “Бумеранг добра” волонтерлар отряды” төркеменең дә администраторы.

- Медиа юнәлеш билгеле бер белем сорый, Земфира, син аны үзлектән үзләштердеңме?

- Әлеге бурычларны тормышка ашыруда актив егет-кызлар төрле чараларда катнашалар, алар: танылган кешеләр, бу юнәлеш буенча төбәктәге куратор белән мастер-класслар, “Сибинформбюро” информацион агентлыгына экскурсия, “Медиамәктәп” түгәрәгендә эш. Нәтиҗәдә, төшерергә, сөйләшергә, башка осталыкларга өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз.

- Аз гына эшләү дәверендә нәтиҗәләрең дә күренә...

- Әйе, Алинә Зәйнуллина белән “Шыкча мәктәбендә хәрәкәтнең мәгълүмати-медиа юнәлешен үстерү” проектын уңышлы яклап, грант оттык: яңа аппаратуралы булдык. Алар мәктәптә медиаюнәлешне үстерергә, контентның сыйфатын арттырыр өчен кирәк.

Мәктәптә хәрәкәтнең җитәкчесе Гүзәл Зәйнуллина белән бергәләшеп активлар санын арттыру буенча эш алып барабыз.

Тагын без Алинә Зәйнуллина белән үткән ел ике проектны якладык, хәзер аны тормышка ашырабыз. Мәктәп тирәсендә экопарк, анда чәчәкләр, куаклыклар һәм башкалар булачак. Беседка, эскәмияләрдә укучылар һәм укытучылар буш вакытларында ял итә алачак. Биология, башка дәресләрдә балалар экосистема, биологик организмнар белән танышачаклар.

Тагын да ветераннар саны да елдан ел кими. Сугышта ут астында йөргән һәм авыр елларда тылда көнне төнгә ялгап көч түккән ветераннарга ярдәм итү, 9 май – Җиңү көне алдыннан һәркайсын котлау да безнең өчен матур традициягә әверелде.

Социаль юнәлештә, кешеләр белән эш, бигрәк тә, балалар белән эшләү ошый. Яисә экология белән балаларны берләштерү уңышлы килеп чыга.

“Шаг в будущее страны» конкурсында җиңдем, быел август аенда «Орленок» лагерена барырга юллама бирделәр. Актив булганга мине Төмән районы Россия укучылар хәрәкәтенең мәгълүмати-медиа юнәлешенең председателе итеп билгеләделәр, мин төбәк РУХының бу юнәлешенә караган төркем вәкиле. Хәзер район төркемен үстерергә кирәк булачак.

Төрле чаралардан социаль челтәрләрдәге постларыбыз аша һәркем безнең нәрсә белән шөгыльләнгәнне, мәктәптә нинди чаралар булганлыгын белә ала. Аралашу, фикерләр алышу да тәҗрибә тупларга булыша. Болар барысы да киләчәк тормышка әзерли, үзеңнең көчеңне сынап карарга мөмкинлек бирә.

- Рәхмәт, Земфира, әле бу соңгы сөйләшү булмас, тагын да уңышлы планнарыгыз, проектларыгыз белән укучыларыбызны таныштырырбыз.

Яшьләр өчен бу хәрәкәтнең әһәмияте чиксез, минемчә. Алар алдында күпме яңа юнәлешләр ачыла. Һәркайсы мөстәкыйль тормыш өчен кирәкле. Тормыш сукмагына аяк басканда үзеңнең туры юлыңны табарга ярдәм итәләр. Хәзер бит мәктәпнең соңгы классында укучы бала нинди һөнәр сайларга белми, алар турында белеме аз. Ә монда үзеңне төрле яктан сынап карарга була.

Бәлки башка мәктәпләрдә дә Земфира шикелле иҗтимагый хәрәкәттә актив, яхшы укучы балалар бардыр, рәхим итегез, үзегез турында языгыз. Әзерләгән яңалыкларыгыз белән “Яңарыш”лыларны да таныштырып торыгыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836