#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Галиевлар хуҗалыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

4-1Динар Галиев - Төмән районының иң билгеле фермерларының берсе. Аның хуҗалыгында 110 баш мөгезле эре терлек һәм 2 мең кош бар. Язын эшмәкәр кошлар санын арттырырга уйлый. 1 ел элек кенә аның 7 мең тавыгы, күркәләре, казлары, бүдәнәләре (перепел), мисыр тавыклары (цесарка) була. Быел инде казларга игътибарны көчәйтергә була. Әлегә хуҗа күптән түгел сатып алган герефорд токымлы һәм аклы-каралы үгезләр белән шөгыльләнә. Алар 100 баш. Сарыклары – 65, кәҗәләре дә бар.

Кошлар максатына ирешергә матди мөмкинлек бирәләр – аларны саткан акчага кредитларын түли, мөгезле эре терлек өчен азык ала. Маллар тиешле авырлыкка җиткәнче ике еллап вакыт кирәк әле, - диде фермер. Һәр үгез 400 килограммга кадәр җитәр дип ышана. Шунда аның өметләре чынга ашып, чыгымнар да акланачак.

Динар Галиев үзенең эшләре турында Төмән районы башлыгы Светлана Иванова белән уртаклашты. Җитәкче Манат авылында урнашкан яңа хуҗалык белән танышырга килде (рәсемдә). Ул эшмәкәрнең хезмәтен яхшы белүен, 3 эшчесе белән хуҗалыгын үзе алып баруын да югары бәяләде.

Быелдан тагын бер фермасы артты. Беренчесендә - Богандинкада урнашканында 2016 елда өлкә губернаторы Владимир Якушев булган иде. Аннан соң хуҗалык белән өлкә матбугаты аша таныштык. Ә икенче фермасы өчен Манат авылында кеше җирен арендага алган. Квартал саен шактый гына зур акча түли. Итне сату мәсьәләсе алай ук уңай хәл ителмәсә дә, тормышына зарланмый.

Үткән елдан бирле Динар Галиев кошчылык продукциясен җитештерү һәм сату буенча аграр промышленность комплексы үсешендәге “Төмән районы агрофраншизасы” юнәлешендә катнаша. Үз тирәсенә 10 шәхси хуҗалыкны туплаган. Бергәләшеп алар ай саен 3,5 тонна ит һәм 12 мең йомырка җитештерәләр.

Динар тумышы белән Вагай районы, Бигәтен авылыннан. Авыл хуҗалыгы белеме булмаса да, кечкенәдән үк авылда үскән егеткә, мал карау берни түгел, ди ул. Галиевлар гаиләсендә 3 бала үсеп килә. Олысына - 16, уртанчысына – 8, кечкенәсенә 3 яшь. Хәзер балалары булыша башлаган. Алар өчен әти-әнинең тырыш хезмәт белән яшәве, якыннарына, үзара яхшы мөнәсәбәте – матур үрнәк.

“Динар кебек кешеләргә булышасы килеп тора. Без шулай итәчәкбез дә. Күптән түгел ул 1 млн сум дәүләт ярдәме алды. Аны дөрес итеп файдаланды. Тагын башка юл белән ярдәм итү турында уйланачакбыз. Галиев шикелле фермерлар күбрәк булсын иде”, - диде район башлыгы Светлана Иванова.

Төмән районы хакимиятенең мәгълүмати политика һәм информатизация идарәсе.
Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе.
Зөләйха А
ЛИШЕВА фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836