#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмыш борылышы

последние и лучшие новости искусства в мире

4-2Язмамны гомерен җиңел булмаган журналист хезмәтенә багышлаган туганыбыз Римма Ролиф кызы Умитбаевага багышлыйм. 30 январьда ул 55 яшьлек юбилеен каршылый.

Тумышы белән Аромаш районы, Көсәйкүл авылы кызы. Әтисе Ролиф абый дөньядан бик иртә китә. Әнисе Мәгъзүмә апа гомер буе авыл китапханәсендә китапханәче булып эшли. Икесе дә чыгышлары белән Татарстаннан. Гаиләдәге 2 кызны тәрбияләү яшь әни җилкәсенә төшә.

“Әтием-әнием икесе дә җаваплы, ягымлы, кайгыртучан ата-ана иделәр. Без икесенә дә рәхмәтле, урыннары җәннәттә генә булса иде”, - дия, ә күзләреннән яшьләр тәгәрәп төшүен үзе дә сизми кала йомшак күңелле Римма.

Әни кеше беркемгә сер бирми, бар көчен, тырышлыгын җыеп, зур хуҗалык тота, сыерын да, каз-тавыгын да, сарыгын да асрый.

Әниләренең эшен җиңеләйтү теләге белән кызлары да иртән авыл хезмәтенә җигеләләр: печәнен дә чабалар, кибәнен дә утырталар, тырышып укыйлар.

Кечкенәдән әкият, китап дөньясында йөзәләр, төрле әсәр геройларының үрнәгендә тәрбияләнәләр. “Китап – белем чишмәсе”, дип тикмәгә әйтелми. Китап укыган, баланың эчке дөньясы да, сөйләм теле дә башканыкыдан бай була.

Төз гәүдәле, көләч йөзле, тәмле-татлы телле Риммабызның тышкы һәм эчке матурлыгының тәңгәл килүе, минемчә, китаптан һәм әни тәрбиясеннән. Иң мөһиме: кешеләргә, туганнарына игътибарлы, яңалыкка, камиллеккә омтылучан һәм милли җанлы.

Апасы белән икесе дә бер-бер артлы Голышмановода педагогия техникумын тәмамлап, укытучы һөнәрен алып чыгалар.

Югары белем алу теләге Римманы Тубылга китерә. Берьюлы авылдашы булган Вәли бабай үтенечен үтәргә тиеш була. Бабай Тубылда яшәүче Мөнәвәрә кызының хәлен белеп кайтырга куша, Риммага аның адресын бирә. Шушы йортта ул үзенең булачак тормыш иптәшен очрата.

Язмышны урап узып булмый, диләр. Хак икән, язмыш кискен борылыш ясый, институтка сынаулар да уңышлы бирелә, яшь Умитбаевлар гаиләсе дә туа.

Ришатыбыз безгә якын туган булган Рифхәт абый һәм Мөнәвәрә җиңги Умитбаевлар гаиләсендәге беренче бала. Аның балачагы, яшьлеге минем күз алдымда үтте. Шәһәр шартларында тәрбияләнсә дә, тыңлаулы, юаш, тәртипле егет булып үсеп җитте. Умитбаевлар – кешелекле, сабыр, туган җанлы, дус-туганнар белән аралашучан кешеләр. Без, Речебакиевлар да, аларга зур рәхмәтле һәм бурычлы. Абый белән җиңгиебезнең урыннары оҗмахта булсын иде.

Римма 13 нче мәктәпкә эшкә урнаша, эшли һәм укый да, гаиләдә 2 кыз да тәрбияләнә.

Диана, Алинә, әниләредәй, укуга сәләтле кызлар. Диана урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. Төмәндә укып, төзү институтында белем ала.

Хәзерге көндә икесе дә бер оешмада эшлиләр. Диана – генераль директор урынбасары, Алинә – инженер.

Институтны тәмамлагач, Римма бер дә икеләнмичә, Тубыл татар мәдәният үзәгенә эшкә керә. Монда ул үзе сценарист та, татар кичәләрен оста алып баручы да, радио-телетапшыруларга материал язучы да, диктор да үзе. Әкренләп журналистика белән дә шөгыльләнә башлый. Хәзер ул үз эшенең остасы, аның язмаларын “Яңарыш” битләрендә яратып укыйбыз. Күрәсең, кечкенәдән шулай тәрбияләнгән. Нәрсәгә тотынса да, аны бары тик “яхшы” билгесенә генә башкарып чыга.

Әлбәттә, үзлектән яңа эш үзләштерү җиңел түгел. Римма сөйләвенчә, алар өчен Татарстанда курслар оештыралар, журналист һөнәренең төрле нечкәлекләренә өйрәтәләр икән. Быел да күптән түгел “Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова белән Казанга курсларга барып кайтканнар. Ул Казанга олы рәхмәтен юллый.

Каршылыклы дөньяда яшибез. Бүген бөтен кешенең вакыты тыгыз: бары каядыр ашыга, кулдан телефон төшми. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр: дуслык, күрше төшенчәсе үзгәрде.

Булдыклы, оста кулинар киленебез Римма безне даими рәвештә кунакка чакырып тора. Миһербанлы, милли рухлы, туган җанлы Умитбаевлар йортына юлны оныттырмый, зур рәхмәт.

Намуслы хезмәте өчен күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм хезмәт ветераны исемен дә алган Римманың себер татар халкы тарихында үзенчәлекле үз урыны бар.

Сикәлтәле тормыш юлында үз сукмагын да дөрес таба белгән Риммабызның шатлыгын уртаклашып, киләчәктә дә эшендә яңа иҗади уңышлар, тирән сәламәтлек, балаларының, оныгы Самираның, туган-тумачаларының бәхетенә күмелеп яшәвен теләп

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Нефтеюганск шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836