#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Замана яшьләренең рухи хәзинәләре”

последние и лучшие новости искусства в мире

4-1022 январь көнне өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков Шыкча мәдәният йортында 7-11 сыйныф укучылары белән очрашып, аларга “Замана яшьләренең рухи хәзинәләре” дигән темага лекция укыды. Әлеге очрашу өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм авыл хакимият башлыгы Рәис Әминов җитәкчелегендә, авыл мәдәният йортында оештырылды. Чараның беренче өлешендә укучыларны сәламләп, аларга үгет-нәсихәтләрен җиткереп Рәис Әминов, авыл мөселманнар советы рәисе Альберт Гыйльманов, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев чыгыш ясадылар. Аннары Рафаэль Галимҗан улы укучыларны Динар хәзрәт Нәфыйков белән таныштырып, аның Төмән шәһәрендәге югары уку йортлары студентлары белән тыгыз элемтәдә булуын, “Хикмәт” өлкә дини-мәгърифәти газетасында эшләве турында сөйләп үтте. Очрашуга авыл халкы да килгән иде.

Хәзрәтнең соңгы елларда суицидның массакүләм төс алуына басым ясап, моңа төрле интернет-сайтларның да сәбәп булуларын тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләп сөйләгән лекциясен һәркем кызыксынып тыңлады. Лекциядән соң кунаклар мәктәптә укытучылар белән очрашып, татар телен, мәдәниятен, тарихын ничек саклап калу турында фикер алыштылар.

(Тулырак мәгълүматны “Янарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836