#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тобольске построят трассу для фристайла на сноуборде. Ул 1 млн. 316 мең сум күләмендә грант акчасына башкарылачак. Бу акчаны 2 нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе “Яхшы эшләр формуласы” дигән җирле конкурста отты. “Тубыл шәһәрендә сноубордингны үстерү” проекты 120дән артык спортчыны үз эченә алыр дип көтелә. Объектны шәһәр эчендә “Тобол” стадионында төзергә планлаштыралар.

* * *

В Тюменской ОКБ №1 открыли новую операционную. Биредә йөрәк һәм электрокардиостимуляция ритмын бозуларны хирургик дәвалау бүлеге барлыкка килде. Ул заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, аның ярдәме белән табиблар хирургик керешүләрнең (вмешательство) сыйфатын яхшырта һәм пациентларның тагын да күбрәгенә ярдәм күрсәтеләчәк. “Төмән өлкәсе территориясендә бары тик ике урында гына мондый керешүләр төрләре башкарыла”, - дип сөйләде шифаханәнең региональ кан тамырлары үзәге башлыгы Олег Рейтблат.

* * *

В Тюменской области реализован образовательный проект по подготовке пчеловодов. “Фермер мәктәбе”ндә белем бирү проекты гамәлгә ашырылды, бу юлы “Умартачылык” белгечлеге буенча белгечләрнең чираттагы чыгарылышы булды. Тыңлаучылар ике ай дәвамында теоретик һәм практик әзерлек уздылар. Спикерлар һәм укытучылар сыйфатында Төмән белгечләре, үзебезнең умартачылык продуктларын эшкәртү базары лидерлары – “Тенториум” оешмасы вәкилләре булдылар. Хәзерге вакытта “Фермер мәктәбе”н тәмамлаучыларның бизнес-планнары “Фермер гранты”нда катнашачак. Откан грант акча үз эшеңне башларга ярдәм итәчәк.

* * *

В Тюменской области опережающими темпами ликвидируется аварийное жилье. Өлкәдә яраксыз һәм авария хәлендәге торак фонды актив кими. Бу максат белән регионда “Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү” проекты тормышка ашырыла. Проектта Төмән, Тубыл, Ялутор, Заводоуковск, Голышманово шәһәр округлары, Вагай, Уват, Исәт, Тубыл, Төмән муниципаль районнары катнаша. Өлкә хөкүмәте аны 2023 елда, ягъни элек билгеләнгән вакытлардан бер елга һәм сигез айга алда төгәлләргә планлаштыра.

* * *

Еще больше тюменцев привлекут к занятиям физкультуры. “Физкультура, спорт һәм өстәмә белем бирүне үстерү” өлкә программасы кысаларында Төмән өлкәсендә тагын да күбрәк төмәнлеләрне физкультура һәм спорт белән җәлеп итәчәкләр, даими шөгыльләнүчеләр өлешен арттырырга ниятлиләр. 2025 елга бу күрсәткеч төмәнлеләр арасында 3 яшьтән 79 яшькә кадәр 59 % ка җитәргә тиеш. Хәзер ул 54,6% тәшкил итә. ”Физкультура һәм спорт иҗади мавыгулар, волонтерлык өлкәбезнең күп халкы өчен аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Безнең бурыч – якташларыбыз, яше һәм яшәү урыны кайда булуга карамастан, сәламәтлекләрен ныгыту, үз-үзләрен күрсәтү һәм шәхси үсешкә мөмкинлекләр алсын өчен шартлар тудыру”, - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

Аграрии Тюменской области подготовили к посевной 80% тракторов и сеялок. Культиваторларның 83%ын әзерләгәннәр. Чәчүгә әзерлек өлкә предприятиеләренең машина-трактор остаханәләрендә бара. Механизаторларга 7,5 мең берәмлектән артык техниканы тәртипкә китерергә кирәк. Шул исәптән 3 мең 824 трактор, 2 мең 688 чәчкеч, 1 мең 39 культиватор. Бу эшләр 2022 елның 1 апреленә кадәр башкарылырга тиеш.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836