Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләү эшенә Тубыл округы, Ләчек авылы хатын-кызлары да катнашалар. Алар әйберләрне « Шәм» Кутарбитка авылы волонтерлар штабына тапшыра баралар. Әлфия Латыйпова җитәкчелегендә Әдибә Рыханова, Луиза Гайсина, Алсу Гарифханова һәм Эльвира Ташбулатова төрле печеньелар пешерәләр, токмач ясыйлар, оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, шикәр, конфетлар салалар. Бу юлы алар егетләргә кайнатма кайнатыр өчен 20 кг мүк җиләге, кура җиләге һәм карлыган китергәннәр. Соңгы вакытта алар алгы сызыктагы егетләребезгә җибәрергә себер татарларының җирле ризыгы булган пәтер-икмәк әзерлиләр. Пәтерне сазъяк арты авылларында, гадәттә, икмәк урынына пешерәләр. Чөнки бу якларда яшәүче ир-атлар элек-электән аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Ауга киткәндә хатыннары йөк капчыкларына сөткә йомырка, май кушып пешкән хуш-исле пәтерне салганнар. Пәтер - туклыклы һәм тиз күгәрми, ерак сәяхәткә чыгучылар өчен алыштыргысыз ризык. Бүгенге көндә дә күпләр пәтер рецептын саклыйлар.
«Без үзебезнең яклаучы якташларыбыз өчен һәр ризыкны догалар укып, теләкләребезне теләп пешерәбез. Бәйләгән оекбашлар, бияләйләр егетләребезнең аяк-кулларын гына түгел, җаннарын җылытсыннар. Өйдә аларны якыннары, туганнары сагынып, борчылып көткәнен искә төшерсеннәр. Ә сыйларыбыз яклаучыларыбызга көч, дәрт, сәламәтлек, чыдамлык өстәсен», - диләр акциядә катнашучылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.