Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Киләчәк буын өчен үрнәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә яшәүче Шәйхулла Корманалиев 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Ул Вагай округының Тубысы авылында туып-үсә. Балачагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Җитешсезлек еллары Шәйхулла Мөхтәсим улына кече яшеннән авырлыкларны җиңәргә, сугыш еллары сынауларына бирешмәскә өйрәтә. Бу буын вәкилләре эшләп үсәләр. Алай да аларның укырга, белем алырга теләкләре зур була. Шәйхулла Корманалиевның гомер һәм хезмәт юлы авыл белән бәйле булганга, мәктәпне тәмамлап, Омск авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Тырыш, максатчан, булган егет югары белем алып, туган якларына кайтып хезмәт итә.

4-3-26

«Кызыл Октябрь» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Аннары Тубыл округының «Россия» колхозы, «Ждановский» совхозларының баш агрономы булып эшли. Бу колхоз, совхозлар ашлык тапшыру буенча планны тулысынча үтиләр. Дәүләт ресурсларына нормадан югарырак сыйфатлы орлыклар җибәрелә. Кайда гына эшләсә дә, Шәйхулла Корманалиев үзе турында яхшы истәлекләр калдыра. Яхшы агротехника булганда, ашлыкны мул итеп җыялар. Кыш буе да эш тукталмый. Орлыкларны карау, кирәкле чәчү кондициясенә җиткерү, язны каршылау буенча туктаусыз эш алып барыла. Хезмәт юлында алга карый белгән Шәйхулла абый перспективаны күреп, уңышларга ирешеп эшли һәм яши. Башка коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша. Авырлыклар килгәндә дә каушап калмый торган кеше сынауларга да бирешми.

Санниково мәктәбендә хезмәт дәресләрен алып бара. Ул күп авыл егетләрен тракторчы-машинист һөнәре белән таныштыра һәм белем бирә. Техник хезмәт һәм механикалаштыру дәресләрен мәктәп укучылары яратып, көтеп алалар. Шәйхулла Мөхтәсим улы җитәкчелегендәге укучылар бригадасы гел беренче, икенче урыннарны ала. Эшләгән чорында ул намуслы, тырыш хезмәте өчен дәрәҗәле бүләкләргә лаеклы була: «Почет билгесе» ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә. Мәктәптә эшләгән чорында «Мәгариф отличнигы» исемен ала.

Гаиләсендә Шәйхулла Мөхтәсим улы тормыш иптәшенә терәк һәм ярдәмче. Белемле, акыллы тормыш иптәше Фәния апа күп еллар кибеттә сатучы вазифасын башкара. Озак еллар бергә тату тормыш кичергән Корманалиевлар кызлары Эльвираны, уллары Альбертны тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар. Балалары да укытучы һөнәрен сайлыйлар. Бүген өлкән яшьтәге әти-әниләренә алар хөрмәт һәм игътибар белән ярдәм итәләр. Күпне күргән, кичергән өлкән яшьтәге Шәйхулла абый һәм Фәния апа кадер–хөрмәттә яшиләр. Аларның шатлыклары – кыз-уллары, дүрт оныклары, дүрт оныкчыклары. Лаеклы ялда булган тыл һәм хезмәт ветераннарының тормыш һәм хезмәт юллары киләчәк буын өчен якты үрнәк.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836