Төмән “Чәк-чәк пати – 2018” акциясендә катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

41-13Быел “Чәк-чәк пати” акциясе Төмән татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә шәһәренең “Панама” сәүдә-күңел ачу үзәгендә узды. Әлеге бәйге-күргәзмәдә үзләренең осталыкларын белдереп 3 хуҗабикә - Зөһрә Әхмәтова, Гүзәл Мурзина, Кәсирә Юмашева һәм 2 оешма - Айзатуллова шәхси оешмасының “Дуслык” гаилә кулинариясе белән ООО “Колос” оешмасы (Төмән районы, Ямбай авылы) катнаштылар. Алар төрле формада, зурлыкта, авырлыкта һәм искитмәле фантазия белән бизәлгән чәк-чәкләрен тәкъдим иттеләр. Аларның кулинария шедеврларына тамашачылар бәя бирделәр.

Һәркемнекесен тәмләп, чагыштырып карагач, бәйге башланыр алдыннан өләшкән жетоннарны иң тәмле чәк-чәк хуҗасына тапшырдылар. 41-12Тамашачыларның күңелләрен ачып татар мәдәният үзәгенең “Бәйрәм” җыр, ”Әпипә” уен корал, “Аккош” бию ансамбле, “Fresh” эстрада вокал студиясе матур чыгышлар бүләк иттеләр. Үзәкнең сәнгать җитәкчесе Стелла Шакирова: “Чәк-чәк – ул татарлар символы. Чәк- чәкнең камыры – ул төрле якка сибелгән татарлар, ә бал – татар халкын берләштерүче мәдәният, тел һәм тарих. Чәк-чәк бәйрәме – иң тәмле бәйрәм ул”, - дип акциянең төп мәгънәсен аңлатты. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума