tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Ноябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Автономия советына яңа җитәкче сайланды

последние и лучшие новости искусства в мире

41-13 октябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең 8 нче корылтае булып узды.

Анда 11 шәһәр, район татар автономияләреннән 85 делегат, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, актив җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар. Утырыш мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Гафият кызы Кәримованы бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. Чараны автономия җитәкчесе Ришад Зиганшин җитәкләде. Ул милләттәшләрен сәламләгәннән соң, президиумда утыручы хөрмәтле кунаклар – дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев, дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов, өлкә вице-губернаторы Сергей Сарычев, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, өлкә автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов белән таныштырды. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – өлкә автономиясенә яңа җитәкче һәм автономия советына әгъзалар сайлау иде.

Билгеле булганча, Ришад Сабир улы Зиганшин өлкә автономиясе рәисе вазифасын 2004 нче елдан башкара. Устав буенча җитәкче һәм совет әгъзалары 4 елга бер сайланырга тиеш булса, автономия соңгы сайлауларны 2012 нче елда уздырган. Чираттан тыш үткәрелгән корылтайның сәбәбен Ришад Зиганшин, яшьләргә юл бирергә вакыт, дип аңлатты. Ул 15 ел бергә эшләгән коллегаларына, теләктәшлек белдереп, һәр эштә ярдәм итеп торучы өлкә, шәһәр, авыл хакимияте башлыкларына, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына, Татарстан Республикасына рәхмәтен белдерде. Аннары автономиянең башкарма директоры Тимергали Мирасов, автономия советының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина, автономия советының массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина, Төмән районы, Ялутор шәһәре, Тубыл шәһәре автономияләре рәисләре Альберт Алтынгузин, Зөһрә Кожевникова, Сәет Хисмәтуллин, өлкә ветераннар советы әгъзасы Илгиз Шәрипов башкарылган эшләре, уздырылган чаралар, ирешкән уңышлары турында отчет ясадылар, автономия эшенә “канәгатьләндерерлек” дигән бәя бирделәр. Сергей Сарычев өлкә губернаторы исеменнән Ришад Зиганшин белән Тимергали Мирасовка Рәхмәт хатлары тапшырды. ”Бу көннәрдә губернатор белән күрешеп сөйләштек. Автономия бюджетын 20%ка күтәрәчәкбез, ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез. Безнең алда Президент куйган бик күп мөһим бурычлар тора, аларны без бергә дөньяга ашырачакбыз. Чөнки бары тик аңлашып, аралашып, хөрмәт итеп эшләгәндә генә алга барырга мөмкин”, - диде. Илдар Гыйльметдинов регионда алып барылган татар юнәлеше эшенә югары бәя биреп, үзара тату яшәргә, булган проблемаларны түгәрәк өстәл артында уртага салып чишәргә чакырды.  

Ул канәгатьсезлек белдерүчеләр өчен басым ясап: ”Автономиянең төп бурычы – политика белән шөгыльләнү түгел, ә туган телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү. Политика белән булучылар өчен күп төрле партияләр булдырылган”, - дип искәртеп, Татарстанның ярдәмгә һәрвакыт әзер икәнен белдерде, Республикада оештырылган төрле грантлар, иҗади конкурслар, эшлекле семинарларда катнашырга чакырды. Һәм яңа автономия советы белән дә тыгыз бәйләнештә эшләргә өметләр баглады. Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиеваның автономия советына мөрәҗәгате беркемне битараф калдырмады. “Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында уздырылган “Таң йолдызы” район балалар фестивалендә татар авылларыннан, хәтта сазъяк арты Кыскыркүл мәктәбеннән укучылар катнашалар. Ләкин берсе дә өлкә сәхнәсенә, гала-концертка сайлап алынганы булмады. Чөнки бездә мәдәният белгечләре юк. Бу проблеманы күпме күтәрсәк тә, безне ишетүче әлегә юк. Аннары өлкә фольклор фестиваленә авылыбызда ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны кертеп сәхнәләштерелгән күренешләргә: “Себер татар телендә сөйләмисез”, - дип, тиешле бәя бирелми. Ә кем соң без?! Без бит Себер җирендә туып-үскән, биредә гомер сөрәбез”, - дип өзгәләнеп сөйләде ул.

Совет утырышы барышында милли-мәдәни автономияләрнең исеме мәсьәләсе дә күтәрелде. «Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларының милли-мәдәни автономиясе”н “Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе”нә үзгәртү дигән тәкъдимне делегатларның күпчелеге хуплады. Сергей Сарычев бу турыда: “Бу бик яхшы инициатива, чөнки озак вакыт дәвамында өлкә милли-мәдәни автономиясенең хәзерге исеме зур буталчык кертте”, - дип ассызыклады һәм: “Исемдә ниндидер аеручы, бүлүче төсмер бар. Бердәмлек - менә нәрсә җитми халыкка. Минемчә, автономиянең исемен үзгәртү - берләшү юлында ышанычлы адым”, - дип өстәде вице-губернатор. Бу идеяне федераль татар автономиясе рәисе Ирек Гыйльметдинов та хуплап: “Телгә һәм мәдәнияткә аерымлыклар булуга карамастан, без - бер халык, шуңа күрә мин сезне үзебез, балаларыбыз өчен татар милләтенең бердәмлеген сакларга чакырам, - диде.

Корылтай барышында өлкә автономиясе советына 36 әгъза сайланды. Әлеге исемлеккә Ришад Зиганшин белән Тимергали Мирасовның исемнәре дә теркәлде. Аннары яңа состав өлкә автономиясе рәисе итеп “Яңа сулыш”, «Себер йолдызы» телетапшыруларын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллинаны сайлады. Бертавыштан резолюция кабул ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836