Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тархан авыл клубында якташыбыз — запастагы полковник, шагыйрь Евгений Манаков белән (Иске Александровка авылыннан) бик эчкерсез һәм җылы очрашу узды. Залда махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның әниләре дә бар иде. Алар өчен бу кичә — күңелгә сары май булып яткан сүзләрне ишетү, рухи яктан хуплау һәм җылы караш тою мөмкинлеге булды.
Очрашуны Иске Александровка территориаль идарәсе җитәкчесе Рәйсә Кормашева ачты. Ул үзенең сәламләү сүзендә МХОдәге якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алды, хәрбиләрнең авыр юлын югары бәяләде һәм Евгений Владимировичның иҗаты турында җылы сүзләр җиткерде. Җитәкче шагыйрьнең яңа гына дөнья күргән китабы турында да әйтеп узды, якташлар истәлеген саклап калуның никадәр мөһим булуына басым ясады.

Евгений Владимировичның иҗатында туган якка мәхәббәт, хезмәт, батырлык кыйммәте һәм өйдә аны ничек өзелеп көтүләре турындагы шигырьләр аерым урын алып тора. Кичәдә бу юллар аеруча тетрәндергеч яңгырады. Аларны шагыйрьнең сыйныфташы Инера Таипова укыды. Аның башкаруында туган як, бергә үткән яшьлек һәм уртак истәлекләр турындагы юллар һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. Ә Сачитә Кучарова шигырь юлларын ана интонациясе белән — сагыш, авыр хисләр һәм шул ук вакытта якыннарының исән-сау кайту өмете белән укыды. Чөнки моны ана йөрәге генә шулай нечкә итеп җиткерә ала.
Солдат әниләре өчен бу шигырьләр гади сүзләр тезмәсе генә булмады, ә чын мәгънәсендә рухи терәккә әйләнде. Алар анда үзләренең борчуларын, чиксез горурлыкларын һәм газиз улларына карата өзлексез мәхәббәтләрен күрделәр.
Кичә зур ихтирам һәм тын гына әйтелгән рәхмәт атмосферасында узды — купшы сүзләрсез, әмма әйтеп бетергесез тирән хисләр белән сугарылган иде. Евгений Владимировичның шигырьләре иң гади, әмма иң мөһим төшенчәләрне — хәрби бурычка тугрылыкны, туган йортка кайту теләген һәм Ватанга мәхәббәтне искә төшерде.
Сачитә МӘХМҮТОВА,
Яркәү округы, Тархан авылы.
Рәсемдә: очрашуда.