Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әле ярый «Яңарыш»ыбыз бар. Өлкәдә, илдә барган үзгәрешләрне, яңалыкларны, чорга яраклашып туган төрле формадагы алдашулар (мошенниклар) турындагы хәбәрләрне дә үз вакытында газета укучыларына, милләттәшләренә җиткереп тора ул.
Көчле, талантлы коллектив эшли. Рәхмәт яусын газета хезмәткәрләренә, яшәп барсын, һаман алга таба атласын.
Газетаның соңгы саны кайгылы хәбәрләр ирештерде. Гөлҗиһаныбыз якты дөнья белән хушлашып, бакыйга күчкән икән. Нишлисең, дөнья законнары шундый, мәңгелек тормыш юк шул.
Телефон аша сөйләшеп тора идек. Гөлҗиһан белән икебез дә без Хуҗайлан мәктәбендә, бер үк укытучыларда укыдык. Очрашкан саен укытучыларыбызны барлыйбыз, аларга рәхмәт әйтеп, белгән Коръән сүрәләрен укый идек. Төрле кызыклы, көлкеле мизгелләр дә искә төшә. Балачакка кайтып, балаларча шаркылдап көлешәбез.
Ул көннәрнең вакыйгалары еллар уза барган саен, җанлы хатирәләр булып, күңелдә яңара гына бара икән.
Укытучыларыбыз да кемнәр? Төрле махсус уку йортларын тәмамлап, безне, үз балаларыдай яратып, үз чорының тирән белемле иҗади эшләүче Рәшидә апа һәм Якуб абыебыз Зәнкиевлар, Кафия апа Фәйзуллина, Маһирә апа Агишева, Зәйтүнә һәм Туктабикә Шиховалар, Кафия Речапова-Зәнкиева, Альберт абый Урамаев, беренче укытучым Әминә апа Төхфәтуллина. Гөлҗиһанның беренче укытучысы – Мөнәвәрә апа Тимканова.
Хәзерге көндә алар барысы да мәрхүмнәр. Абый-апаларыбызның урыннары җәннәттә генә булсын иде.
Бар әле минем тагын бер таяныр баганам – татар теле укытучым Фазилә апа Урамаева. Апага 92 яшь. Хуҗайланда 18 ел эшләгән. Санниковода яши, исән-сау, хәтер-зиһене бик яхшы. Үз авылындай сагынып, Хуҗайланга килгәләп йөри. Билгеле, балалары, киленнәре, кызы Эльза ярдәмендә.
Гөлҗиһанның үги әнисе ике ир баланы ияртеп килә әтисе гаиләсенә. Әтисенең үзенең ике кыз: Гөлҗиһан һәм Гөлбану. Үзләренең уртак берничә бала туа. Өч оядан булган балаларны дуслаштырып яшисе дә бар бит әле. Әтисе Якуб әкә - Бөек Ватан сугышы инвалиды.
Ул заман ата-аналар, дини кануннарны кулланып, оста тәрбияче булганнар. Менә нинди сәләтле укытучыны илебезгә үстереп биргәннәр.
Сания Хәсәнованың әле әбисе һәм олатасы була. Әнисе үлгәннән соң, 8-9 айлык Санияне әбисе-бабасы тәрбиялиләр.
Сания үзе Омск өлкәсе Каракүл авылыннан. Хәзер ул авылны бар җирдә беләләр, фаҗигале рәвештә урман янгыны авылга җитеп, бөтенләйгә янып бетә. Саниянең бер энесе ата-ана нигезендә - Каракүлдә яшәгән.
Сеңелләре дә байтак, аларны үз янына Төмәнгә күчергән Сания апалары.
Ярый әле, аягында нык басып торган, киң күңелле, ярдәмчел туганнарыбыз, Татарстан халкы бар. Авылы яңадан торгызылды. Рәхмәтле Сания дустым һәркайсына.
Сания гомерен, бар осталыгын җигеп 33 ел мәктәпнең китапханәсендә хезмәт куйды. Аны белмәгән кеше юк, ул төбәктә хезмәтенең бар дан-дәрәҗәләрен яулап алган мактаулы хезмәткәр, хезмәт ветераны да иде.
Яткан тар каберләре киң, йомшак, нурлы, урыннары җәннәттә булсын. Балаларының, туган-тумачаларының кайгысын уртаклашып.
Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.
Рәсемдә: Сания, Зәйдулла Сәфәргалеевлар.