#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Рәшидә Корман кызына 80 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районының Комарау авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән Рәшидә Корман кызы Бакиева зур юбилейлы туган көнен каршылый. Ул совет халкының иң зур бәйрәмен – Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен каршылаганда, 1937 елның 7 ноябрендә туа. Әтисе Корман Шәфыйк улы Бөек Ватан сугышының утлы сынауларын, фашист әсирлеген үтеп 1945 елда гаиләсенә әйләнеп кайта. Колхозда терлекче, бригадир булып эшләп, тормышның ачысын-төчесен татып, 72 яшендә дөнья куя. Сугыш еллары газаплары ун балалы әнисе Айникамал Шәйхетдин кызын да читләтеп узмый. Өч баласы балигъ булмыйча яшьли үләләр, олы улы Алимҗан сугышта һәлак булып, яңа гына туган улы Равилне калдырып китә. Ул да Корман һәм Айникамал гаиләсендә сигезенче бала булып үсә. Шундый зур гаиләдә Рәшидә балачактан ук зурларны хөрмәтләргә, кечеләрне кайгыртырга, белемгә омтылырга, туган-тумачалар, дуслар белән ярдәмләшеп яшәргә, хезмәткә өйрәнеп үсә.

Комарау башлангыч мәктәбеннән соң Саускан җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1952 нче елда сугыш ветераны Зиннур Рәхмәтулла улы Бекшенев җитәкләгән Тубыл татар педагогия училищесына укырга керә. Биредә ул Тәнзилә Хәким кызы Латфуллина, Зоя Ивановна Петрова, Роза Бәдретдин кызы Муратова, Камал Мәзит улы Муратов, Сара Каюм кызы Маметова кебек күренекле педагоглардан белем ала һәм аларны җылы хисләр белән искә ала.

1956 нчы елдан 1961 нче елга кадәр Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлегендә белемен күтәрә. Биредә аңа татар теле һәм әдәбиятына, рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятучы яшь Казаннан килгән белгечләр: Гомәр Саттаров, Азат Әхмәдуллин, җирле укытучылардан Фатыйма апа Гали-Акбәрова, Елена Николаевна Евстафьева һ.б. булалар.

Институтны тәмамлагач, II-Вагай мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта һәм сыйныфтан, мәктәптән тыш тәрбия эшен оештыручы булып эшли, 1971-1979 елларда мәктәпнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе (завуч) хезмәтен башкара. Биредә ул гомерлек тормыш иптәше, уңган, хезмәт сөюче Рифкат Суючбакиевны очрата, аларның яңа гаиләләре барлыкка килә.

1979 елда алар гаиләсе туган авылына һәм шәһәргә якынрак Маслауга күчә. Рәшидә Маслау сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә һәм директорлык вазифасын 1990 елга кадәр башкара (лаеклы ялга киткәнче). 12 ел татар теле һәм әдәбиятын укыта, социаль педагог булып эшли.

Хезмәт дәверендә күп җәмәгать эшләрен оештыручы һәм башкаручы да була Рәшидә: берничә ел Төмән укытучылар квалификациясен күтәрү институты каршында (ТИПКУ) оештырылган тубыл-иртеш сөйләшләрен нормалаштыру лабораториясендә (җитәкчесе А.Х.Насыйбуллина) актив хезмәттәшлек итә; мәктәптә “Яңарыш” газетасының 10 еллыгына багышланган район чарасын үткәрә; Тубыл педагогия институтында курсташлары белән 50 елдан соң, туган авылында авылдашлары белән очрашу кичәләре оештыра; җирле язучыларыбызның (Якуб Зәнкиев, Булат Сөләйманов, Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин һ.б.) әсәрләрен пропагандалауны киң рәвештә алып бара; “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе һәм аңа язылуны оештыручы да ул һ.б. Бу чаралар барысы да туган җиребезгә, телебезгә мәхәббәт һәм патриотизм хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгәннәр.

Изге җанлы, киң күңелле, булдыклы, зирәк акыллы, гадел, кешелекле Рәшидә Корман кызы һәркем белән уртак тел таба белә. Аны бергә укыган курсташлары, укытучылары, укыткан укучылары, авылдашлары хөрмәт итәләр, аның өендә кунак өзелми, ул һәркемне хуш күреп, көтеп каршы ала. Аның татар телен, әдәбиятын пропагандалауда башкарган хезмәтенә бәя биреп бетергесез, татар мәдәниятеннән дә читтә тормый. Иптәше Рифкат исән чакта Маслаудан Тубылга “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә җырларга йөриләр иде. Тикмәгә түгел, ул укыткан вакытта аның укучылары татар теле буенча өлкәдә үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннар яулап тордылар.

Рәшидә Корман кызының укыту-тәрбия эшенә керткән хезмәтләре югары бәягә лаек булдылар – аңа Россия Федерациясенең атказанган укытучысы исеме бирелде. “Укытучы – шәфкать иясе, мәрхәмәт сакчысы. Укытучы – балаларга акыл биреп, акыл бүлеп кенә утырмый, үз яшәеше, тормыш-әхлак нормалары белән бүтәннәргә мисал булып торучы!.. Һәр укытучы – ниндидер бер дәрәҗәдә пәйгамбәр дә ул...”, - дигән Якуб Камали улы Зәнкиевның сүзләре Рәшидә Корман кызының тормыш юлларына туры киләләр.

Дуслары исеменнән Клим, Рауза САДЫЙКОВЛАР,
педагогик хезмәт ветераннары. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836