#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Авыр 90нчы еллар сабыйлары

последние и лучшие новости искусства в мире

1990 елның җәе. Төмән камволь тукымалар эшләп чыгара торган комбинат каршында эшләп килүче техник училищены тәмамлаганнан соң, сәламәтлек аркасында һөнәрем буенча оешмада хезмәт итә алмадым. Еллар начар, илебезнең иң буталган мәле. Кибет киштәләрендә шар тәгәрәтергә була, берни юк. 1990 елның октябрендә туган җирем - Түбән Тәүде районы, Киндерле авылына балалар бакчасына тәрбияче булып эшләргә кайттым. Мөдир – ветеран укытучы Мөнирә апа Шәмсетдинова белән кече төркем тәрбиячесе – Роза апа Бакиева ачык йөз белән каршы алдылар. Няня – Зөлфия Ногманова иде. Өлкәннәр төркемендә тәрбиячеләр – Фирдәвес Алеева, Зөбәйдә Сәйдуллина, Мәгъфирә Гайсина, аларның ярдәмчеләре – Рәсимә Әсәдуллина, Мөнирә Айтумбитова булдылар. Фирзинә Крамарова пешекче, пенсионер апалар – Хәдичә Әхтәриева, Хәбирә Сабитова җыештыручы, кер юу эшләрен башкардылар.

Кече төркемдәге балалар белән таныштым. Зурраклар – Марат Бакиев, Рәзил Сабитов, Хәбиб Фазлуллин, Иляна Айтумбитова, Диана Краморова, Рузилә Самарханова. Алардан кечерәкләр – Руслан Киняпин, Инга Нотфуллина, Индира Гайсина, Нуризә Әхтәриева, Марина Никулина, Әлфия Авзалова, Эльвира Ногманова, әле яңа гына йөри башлаганнар – Фидаил Гайнуллин, Зөлфия Алеева, Фаил Фазлуллин, Тәнзилә Сәйдуллина, Фирдүс Фазлуллин булдылар. Зурлар миңа тиз ияләштеләр, кечерәкләр ятсындылар. Сабыйларның һәрберсенең үзләренең холыклары, һәркайсы аерым шәхес. Мәсәлән, Фидаилне күрми калсаң, стенага беркетелгән баскычның очына кадәр менә дә китә. Янына үрмәләп чак төшерәсең. Юаш малай Фаил Фазлуллин еш әнисен сагына, тавыш чыгармыйча гына урындыкта елап утыра, яшьләре күзеннән елга шикелле ага. Аны юатасың, тынычландырасың. Фирдүс - шаян, җитез малай: ни эшләсәм шуны артымнан кабатлый. Зөлфия - арада иң кечкенә, бигрәк нәфис, чибәр кыз. Нуризә балалар бакчасына авыр ияләште. Иртә белән әнисеннән елап кала, көнозын тәрәзәдән күзен алмый кемнедер көтә. Берзаман, тәрәзәдән гаилә дусты Сара апа Шабанованы күреп алган. “Сара апа, ал мине моннан!” – дип кычкыра. Жәлли идем кечкенә генә сабыйны. Индира аралашучан, акыллы, җаваплы кыз. Гел янымда була, миңа булыша. Диана – тиктормас, шук, шул ук вакытта җитди карашлы, тыңлаучан кыз. Зәңгәр төсле шакмаклы күлмәге үзенә бик килешә. Кара чәче кыска итеп киселгән. Сикереп биюе күз алдында. Марат – гел шат йөзле сабыр, мәзәкчел малай. Күп сөйләшми, әмма кызыклы сораулар бирә. Рәзил шулай ук күп сөйләшми, сөйкемле тырыш малай, тузган уенчыкларны җыеп, шкафка матурлап тезә. Пластинка тыңларга ярата, аеруча “Ласковый май” төркеме җырчысы Юрий Шатуновны хуш күрә. Хәбиб – бөтен әйберне күңеленә якын ала, үзеннән кечерәкләргә ярдәм итәргә әзер һәм башкалар.

Балалар белән махсус экраннан диафильмнар карарга яраттык. Авыл мәдәният йортының кинозалына мультфильмнар карарга йөрдек. Киномеханик – Саша абый Сафонов күрсәтеләчәк мультфильмның бәясен алдан әйтә. Ата-аналардан акча җыеп, киномеханикка тапшырам.

Яңа 1991 елны бик зурлап каршы алдык. Олылар төркемендә Чыршы бәйрәме узды. Сабыйлар төрле карнавал костюмнары киеп чыгышлар ясадылар.

Ниһаять, 1991 елның июль ае җитте. Тубылга укырга китү сәбәпле, сабыйлар белән аерылырга туры килде. Тубылга килгәч, балаларны сагынып еш еладым, аларның һәрберсе миңа кадерле иде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836