#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бәйрәмне күңелле һәм файдалы итеп

последние и лучшие новости искусства в мире

45-14 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Төмән районы, Индрәй поселогында да концерт-митинг булып үтте. Клубка җыелган халыкны җирле хакимият башлыгы Раил Хөснуллин, Дума җитәкчесе Рөстәм Арипов бәйрәм белән тәбрикләделәр. Тантана уңаеннан, өлкә Диния нәзарәте җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Альберт Алтынгузин ислам динен үстерүдә, саклауда, авыл мөселман тормышында зур өлеш керткән кешеләргә: Сафуан Сәгыйтовка, Гәзир Яхинга, Синнәтулла Усмановка, Леонид Ковалевка, Рәсимә Биктимировага, Раваил Вәлишинга Рәхмәтнамәләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Илебездә иминлек, дуслык булуын, сәламәтлек, иман байлыгы теләделәр.

Аннары поселок балалары тырышлыгы белән әзерләнгән матур концерт программасы күрсәтелде. Фойеда мәктәп укытучысы Нәзирә Биктимированың искитмәле рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәсен тамаша кылырга мөмкин иде. Индрәйлеләр үз араларында шундый сәләтле кешеләр булуына шатландылар, уңышлар теләделәр. Тагын да Дания Булатова рәсемнәре, Илсөяр Тилимбаева җеп, энҗе бөртеге, сәйләннәрдән ясаган бизәнү әйберләре, Юлия Арипова пешергән торт һәркем күңеленә хуш килде. Ә аквагрим ясау буенча мастер класс күрсәтүче Фәридә Калиева янына сабыйлар чиратка тезелделәр. Төрле өлкәдә төрле осталыкка ия якташларын киләчәктә дә бәйрәмнәргә чакырырга, сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, сату мөмкинлеген булдыру турында да уйларга планлаштырдылар.

Клубтан соң, “Сәнгать төне” кысаларында, чара поселок музеенда дәвам итте, Индрәй тарихы турында Сөембикә Вәлишина сөйләде, туганнарын табарга булышты. Озак еллар поселок, анда яшәүчеләр хакында бөртекләп мәгълүмат туплаган педагогик хезмәт ветераны Галия Сагитуллина эшен лаеклы дәвам итәргә алынуына рәхмәт белдерделәр, бала-оныклары өчен бәясез тарих саклануына куанып, аларны да нәсел җепләре белән таныштырдылар.

Бәйрәм күңелле дә, файдалы да үтте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836