#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Вагайда Ришат Төхвәтуллин концерты

последние и лучшие новости искусства в мире

45-159нчы ноябрь көнне Вагай мәдәният сараенда Татарстанның “Болгар радиосы” музыкаль премиясе иясе, Р.Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль лауреаты Ришат Төхвәтуллин “Егет моңы” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясады. 500 кеше сыешлы бинаны тутырып тамашачылар районның барлык татар авылларыннан килгәннәр иде. Аларны бирегә район депутаты Флера Ватутова җыйды. Чөнки ул үткән ел җырчының үзе белән очрашып, Вагай тамашачыларын да матур җырлары белән сөендереп китүен үтенгән. Аннары ул өлкәдә Татарстан артистларының концертларын оештыручы Фәрит Хәкимов белән сөйләшеп, ниһаять, быел үзенең теләген тормышка ашырды. Артистлар каршында уңайсыз хәлдә калмас, якташлары яраткан җырчылары белән туган җирдә очрашып, аның җырларын тыңлап ләззәтләнсен өчен Флера Рәхимҗан кызы күп эшләр башкара: ул район һәм авыл хакимият башлыклары белән очрашып, транспорт мәсьәләсен хәл итә, авылларга чыгып үзе генә 200дән артык билет сатты.

45-16Шатлыклы көн җитеп, сәхнәгә Ришат Төхвәтуллин чыгуга татар моңына сусаган вагайлылар шунда ук аны дәррәү алкышларга күмделәр. Ул моңлы җырын сузып җибәрүгә һәркемнең күңелен рәхәтлек хисе биләп алды да, шул хис аларны концерт барышында чын татар моңы киңлекләрендә йөздерде. Ришат үзе белән алып килгән җырчы кыз Алия Карачурина да тамашачылар мәхәббәтен яулады. Баянчы Руслан Мөхәммәдиев, гитарачы Рөстәм Рисмәтов, скрипкачы Дашгын Ибрагимхәлилов, биюче егет һәм кызлар да бик талантлылар. Ә Сөмбелә Вәлиәхмәтова белән Рөстәм Гатауллин кичәне бик күңелле итеп алып бардылар. Вагай тамашачысы артистларның берсен дә чәчәксез калдырмады.

(Тулы мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836