Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

«Эшләү бушка булмаган икән»

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем әниемә – Маһинур Әминовага быел 90 яшь тула. Бер кайтканымда ял көннәрендә, фотоальбомнарын карарга булдым, әниемнең бик күп алар. Бер альбомның эчендә дәфтәр таптым, ачып карасам – әниемнең үз кулы белән язган автобиографиясе килеп чыкты. Мин сокланып укып чыккач, «Яңарыш» газетасы укучылары белән бүлешергә булдым.

Безнең әниебез бигрәк укырга, язарга ярата. Ул гомер буе татар теле, чит тел укытучысы булып эшләгән. Һәр килгән «Яңарыш» газетасын көтеп ала, башыннан ахырына кадәр укый, башка татар журналларын да яздыра.

- Мин Байкалово районында, Биктәр авыл советында 8 нче ноябрьдә 1935 елда, өч егеттән соң беренче кыз – дүртенче бала булып туганмын. Әтием - Сәйфетдин Сияутдинов колхоз рәисе булып эшләгән, ә әнием Зөһрә фермада сыерлар сауган. Мин тугач, икенче абыем Җәгъфәр, нәнәм күлмәгемне юар инде, дип шатланган, чөнки алар бар да егетләр булганнар.

Авылымда беренче класска кергәнмен, мине ул вакытны Убаның Сәлимә апа Латфуллина укытты. Ул апабызның бер егете, ике кызы бар иде, сугыш беткән ел иде, ә аның иптәше кайтмый да кайтмый, күзе тарткан саен, менә балалар Насыйбулла абыегыз кайта, дия торган иде, ул аны шул хәтле өзелеп көтте. Мин укырга кергәндә, китап-дәфтәр, ручкалар юк иде, беренче хәрефләремне иске газета битләренә карандаш белән төшердем. Алай да тырышып укыдым, хәтта «4»ле алсам, гарьләнеп елый идем.

Дүрт еллыкны гел «5»легә укып чыктым, сынауларны да Убада Әхтәм Латфуллин белән ярыша-ярыша, гел «5»легә бирдек.

Аннары Уба җидееллык мәктәбенә 5 нче класска бардым. Анда мине Фәридә апа Фәхретдинова белән Хөсни апа Гаитова укыттылар. Шул елны Яңа ел бәйрәменә без мәктәптән бүләк алдык. Буебыз кечкенә, Фәридә апа безне, әти-әниләребезгә күрсәтү өчен, өстәлгә күтәреп бастырды. Миңа шунда мәктәптән биш метр ак җирлеккә күк борчак төшкән материал бирделәр, шул хәтле сөендем, бер генә кат күлмәгемне алыштырырга әнием күлмәк тегәр дип шатландым. Фәридә апам аркамнан сөя-сөя, шушы бүләкне тапшырды, халык күп, кул чапты. Шуны бер дә онытмыйм. Тагын әтием әллә каян табып, костюмлык материал алып кайтты. Әтием безнең һәр уңышыбызга сөенә иде, ул көнне тагын да минем яхшы укуыма шатланып, укытучыларга, миңа рәхмәт әйткән иде.

Ул көннәр бик еракта калды, ләкин минем өчен ул кичә генә булган кебек.

Җидееллык мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Тубыл шәһәренә 15 нче мәктәпкә барып кердем. Анда укыганда гел икмәк тә, бәрәңге генә ашадым. Кире кайтырга уйламый да идем, бөтен көчем белән тырышып елый-елый укыдым, чөнки тормыш бик авыр иде. Анда бер хәл истә. 10 нчы класста дәүләт имтиханы вакытта физикадан җавап биреп тора идем, коридорда әтиемнең тавышы ишетелде, чыгып кочаклап алырдай булдым, ләкин кулда билет, сынау бирәм бит. Мескен әтием 75 чакрымны җәяүләп үтеп, миңа азык алып килгән иде. Аннары сөенә-сөенә, зур абыем белән икәүләп, саубуллашу кичәсенә килеп җитте. Әтием бик кече күңелле кеше иде, бүгенге көндә мин аңа бик зур рәхмәт әйтәсем килә дә бит, үзе юк шул.

Унынчы классны тәмамлагач, 1955 нче елда Тубыл педагогия институтына укырга кердем. Анда инде миңа зур абыем бик нык ярдәм итте. Аңа да зур рәхмәт белдерәсем килә.

Институтны уңышлы тәмамлап, кулыма диплом алдым. Икенче абыем укыган елларны, хәтта, армиядән хат эченә салып акча җибәрә иде. Ул миңа икмәк белән ярдәм итте, кечкенә абыем, зур абыем акчалата ярдәм иттеләр.

Тубылтора туганнарыма да бик зур рәхмәт. 1955 ел. Мин беренче курста укыйм. Минем өчен гомеремдә иң авыры да, онытылмаслыгы да. Әтием безне мәңгегә ташлап китте. Ике абыем армиядә, бер абыем Сәеттә укыта, олы баласына 8 ай, шул елны әтием абыйга кунакка барганда, Тобол елгасында суга төшеп үлде. Мондый фаҗигале үлем бигрәк тә авыр булды. Әнием 8 яшьлек кечкенә сеңелем белән үзе калды.

Тормышны алып барырга кирәк, укуымны ташларга уйладым, әнием күнмәде, ни күрсәм дә укытырмын, диде. Минем әниемнең күргәннәре, аңа карата инде мин бер зур роман язар идем. Бигрәк олы җанлы, киң күңелле, кечкенә генә гәүдәсенә күпме күтәрә әнием. Биш бала тәрбияләп үстерде, барыбызны да кеше итте, дипломлы булырга ярдәм итте. Минем бүгенге шатлыгыма да аның өлеше керә.

Мин дә аның кебек була алырмынмы икән, балаларым кешелекле, кече күңелле була алырлармы? Бүгенге көндә мин аңа үземнең иң зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

Кулымда диплом, беренче юллама – үзебезнең районга. Беренче мәртәбә укытучылар конференциясендә булу, әле җитмәсә үземнең укытучыларым - Хөҗҗәт абый Хәлилов, Саҗидә апа Фәхретдинова, Фәридә апа Фәхретдинова, Җамал апа Сәгыйтова – бу бит инде нур өстенә нур гына.

Кызылъяр мәктәбе минем үземнең туган йортым кебек. Беренче директорым Нәҗип абый Ибраһимов. Шул хәтле кеше белән эшне башлап җибәрү дә минем өчен бик истәлекле. Сабира апа Мәүлетова – ул миңа бөтен яктан да үрнәк. Үземне укыткан укытучым Фәридә апа, аның һәр хәрәкәте, һәр сүзе миңа үзем укып йөргәндәге кебек кадерле булды. Бәнәт апа, - Габдрахман абый Сафиуллиннар, Шәфика апа Кучумова, Барый абый Фәхретдинов, Сәкинә апа - Иван Петрович Гавриловлар, Абил абый Әбубакиров һәм хәзерге коллективым белән гөрләп яшәдем. Кайчан вакыт үткән дә, кайчан 50 яшь тулган, сизми дә калдым, җыры да бар бит: «Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза», нәкъ шулай икән.

Сулар үргә акса да, үткәннәрне мәңге кире кайтарып булмый, ә шулай да уйларым белән бер кайгы-хәсрәтсез яшәгән чакларга бик еш кайтам мин. Тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш. Үз укучыларын хезмәттән тәм табарга өйрәтә алган укытучы иң зур мактауга лаек.

1959 нчы елны эшемне башладым. Гомер буена бер мәктәптә эшләдем, төрлесен укытырга туры килде, төп дәресләрем ана теле һәм әдәбият булса да, немец телен дә, рус телен дә, музыканы, домоводствоны да укыттым. Күп елларны класс белән эшләдем. Бу мәктәпкә килгән чагымда, барысы да стажлы укытучылар иде, шуның өчен миңа балалар белән күбрәк булырга туры килде. 8 ел пионервожатый, колхоз буенча комсомол секретаре, клубта редколлегиядә секретарь, халык судында – әгъза, методик берләшмәдә – председатель, хатын-кызлар советы председателе, ә клубта – тормыш иптәшем белән артистлар (концерт белән авылларга йөрү, театрда уйнау) булып йөрдек. Ничек өлгердек икән?

Хатын-кызлар советы председателе булганда, авыл халкын пенсиягә озату, концертлар кую, газета чыгару, туган көннәре турында сөйләү булды бит, төннәр буе утырырга туры килә иде. Дөрес, әтиебез, балаларым үскәч булыштылар миңа. Рәхмәтләр, мактаулар булмады түгел, тыйнаклыгыбыз аркасында бик масаеп йөрмәдек. Тормыш иптәшемнең ярдәме, кадер-хөрмәте зур булгандыр дип уйлыйм.

Пенсиягә чыккан чагымда клуб тулы халык, туганнарым да бик күп килделәр, алар килгәч, авыл халкының торып урын бирүләре хәтеремдә, рәхмәт инде барысына да. Минем әтием белән әнием дә безгә дөрес тәрбия бирергә тырышканнар.

Ата-ана йөрәге – иң мәрхәмәтле хөкемдер, бөтен кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, күңел түрендәге серле хисләребезне ялкыны белән җылытучы мәхәббәт кояшы ул. «Яхшы укытучы булу өчен, үзең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк», - дигән принцип белән эшләдем.

Балаларым – элекке укучыларым белән әле дә элемтәдә яшим. Шуңа бик сөенәм, эшләү бушка булмаган икән. Һәрвакыт тәрбия эшендә уңышка ирешергә теләсәң, укучыңны ихтирам ит, дигән сүзләрне истә тотып яшәдем.

Үземнең эшемне дәвам итүчеләр булдырдым. Хәзерге көндә ике кызым югары белем белән укытып торалар. Гаилә коруыбызга 62 ел 9 ай булды. Беренче туебыз дүрт көн барды. Иң соңгысы Бриллиант туебыз булды – 60 еллыгыбыз иде».

Гөлнара БӘШИРОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836