Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Россиянең көче - бердәмлектә

последние и лучшие новости искусства в мире

«Святкова круговерть» ХI төбәкара ачык украин халык иҗаты фестивале Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм барлык халыкларның фашизмны җиңүгә керткән өлешенә багышлана. Милләтара бердәмлекне ныгытуга һәм Бөек Ватан сугышында халкыбызның күрсәткән батырлыгы турында хәтерне саклауга юнәлдерелгән чара - Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә көч» концерты узды. Бәйрәм тамашасында Төмән һәм Төмән өлкәсе, Мәскәү, Екатеринбург, Курган, Казахстан артистлары катнаштылар. Концертны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, шәһәр мәдәният департаменты, Төмән шәһәренең «Төзүче» мәдәният йорты, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге белән бердәмлектә оештырдылар.

Украина мәдәнияте коллективлары катнашында хәйрия концерты үткәрүдә Курган өлкәсенең Александр Остапчук җитәкчелегендәге «Ясень» үзәге ярдәм итә. Сәхнәдән концертта катнашучы танылган ансамбльләргә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты Рәхмәт хатлары тапшырылды. Катнашучыларны, тамашачыларны бәйрәм белән Тубыл округы Думасы рәисе урынбасары Альберт Апсатаров, себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлнара Кәримова котладылар. Концерт барышында туган телләрендә иң матур җырларын, биюләрен рус, украин, белорус, татар, казах милләт вәкилләре, танылган җырчылар, ансамбльләр тамашачыларга бүләк итте. Алкышлаучылар, Тубыл тамашачылары, һәрберсе горурлык хисләре кичергәндер. Сәхнәгә төрле яшьтәге милли киемнәр кигән артистлар чыкты. Артистлар туган телләрендә сөйләшеп, җырлап, биюләрендә мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырып илебезнең зур байлыгын таныттылар.

45-21-25

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836