Декабрь 2025 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
| 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
| 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
| 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының быелгы беренче семинар-киңәшмәсе Акъяр урта мәктәбеңдә узды.
Семинар «Заманча белем бирү технологияләре аша этномәдәни компонентны гамәлгә ашыру» дигән темага багышланган иде. 8 нче сыйныф укучылары белән Роза Казакеева «Каюм Насыйриның тормышы һәм мирасы» темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә балалар татар фәнен, мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән Каюм Насыйри иҗаты белән таныштылар. Укучылар Каюм Насыйри биографиясе буенча кроссворд чиштеләр. Төркемнәрдә эшләгәндә балалар язучының «Китаб-әт-тәрбия» һәм «Фәвакиһелҗөләса фил-әдәбият» дигән танылган хезмәтләре белән таныштылар һәм төп сорауга җавап бирделәр: «Ни өчен бу хезмәтләр үз заманы өчен мөһим иде?». Дәреснең максаты: олы шәхесебез Каюм Насыйри хикәятләре белән таныштыруны, балаларның кызыксынуларын үстерүне дәвам итү, хикәятләр аша кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Укытучы куелган максатына иреште. Балалар тырышып эшләделәр, белемнәрен ныгыттылар. Шулай итеп дәрес бик кызыклы, тирән мәгънәле килеп чыкты.

Дәрестән соң «Табам+кулланам+бәялим» темасына мастер-класс үткәрделәр. Аны башлангыч сыйныф укытучысы Рәмилә Мирьяминова әзерләгән. Буклет ясарга өйрәндек.
Аннары укытучылары - Динара Кәримова, Чулпан Качаева җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары «Алтын еллар - алтын йөрәкләр» программасы белән чыгыш ясадылар. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар, җырладылар.
Беренче сыйныф укучылары «Шалкан» күренешен күрсәттеләр, анда үзләренең театраль сәләтләре белән таныштырдылар. Тәрбияче Гөлнара Рафикова җитәкчелегендә балалар бакчасына йөрүчеләрнең татар биюен карадык. Программа кызыклы булды.
Чарадан соң түгәрәк өстәл оештырылды. Муллаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин «Музей эшчәнлеге аша мәктәптә татар мәдәниятен, телен үстерү» темасы белән чыгыш ясадым. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Рузилә Исмәгыйлова дәресләрне анализлап, семинарга югары бәя бирде.

Айгөл ЗӨЛБОХАРОВА,
Төмән районы, Муллаш авылы.
Рәсемнәрдә: семинарда.