#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кешегә ярдәм итә белүенә шатлана

последние и лучшие новости искусства в мире

46-1Яркәү районы, Ваңгы авылы фельдшер-акушер пунктында эшләүче югары категорияле фельдшер Индира Мөлекованың эш көне гадәти җыештырудан башлана. Башка авыллардагы кебек үк, Ваңгы авылы халкы да иртәнге сигездән фельдшер-акушерлык пунктына дару алырга, дәваланырга, укол куйдырырга, яки киңәш сорарга ашкыналар. Сабыр холыклы, үз вазифасына зур җаваплылык белән караган фельдшер биредә 400дән артык кешенең сәламәтлеген, иминлеген саклый.

Төшкә хәтле пациентларны кабул итсә, көннең икенче яртысында авыруларның өйләренә барып хәлләрен белешә. Беренче чиратта, ул өлкән яшьтәгеләр, көмәнле хатын-кызлар, балаларга ашыга. Бигрәк тә бу көннәрдә вакыты аның тыгыз, чөнки көз көне салкын тиюне массакүләмгә әверелгәнче, кисәтеп өлгерергә кирәк. Грипп, коронавируска каршы прививка кую, бу процедуралардан баш тартучылар белән шәхсән сөйләшеп, аңлату эшләре алып барулар да аның төп бурычы булып тора. Шулай ук аңа план буенча атнасына бер мәртәбә, ә инде авырулар булган очракта, көненә ике-өч мәртәбә күршедәге Агалья авылына барырга туры килә.

Индира Гомәр кызы якындагы Яңа Кәешкүл авылында укытучылар гаиләсендә туып-үсә. Әтисе озак еллар мәктәп директоры булган. Шуңа карамастан, әти-әнисе укытучылар династиясен дәвам итү турында түгел, ә кызларының медицина һөнәрен сайлавын телиләр. Балачактан ул Мәсрүрә картинәсенең медицина инструментлары белән уйнарга яраткан була. «Мөгаен, ул табиб булгандыр. Әби безне гел генә прививкалар ясарга өндәде. Чөнки алар үскәндә күп чирләрдән вакцина булмаган. Шул сәбәпле, аңа күп кенә туганнарын югалтырга туры килә», - дип искә ала Индира Гомәр кызы. Гаилә риваяте буенча, Мәсрүрә әби гаиләсе белән бергә Татарстаннан Себергә Гражданнар сугышы елларында, тормыш өчен куркынычсыз урын эзләп килергә мәҗбүр булганнар. Башта алар Төмәндә тукталалар, бераздан Вагай районына китеп яшиләр, аннары Яңа Кәешкүл авылына килеп төпләнәләр.

Үзенең хезмәт юлын Индира Гомәр кызы 1979 нчы елда башлап җибәрә. Төмән медицина училищесын тәмамлаган кыз туган ягына шәфкать туташы дипломы белән кайта. «Тиешле 3 ел эшләп, Төмәнгә китәрмен дип уйлаган идем. Язмыштан узмыш юк, диләр бит, күрәсең. минем язмыш авыл белән бәйле булырга тиеш булгандыр – кияүгә чыгып, гомерем буена туган ягымда яшим», – дип әйтә әңгәмәдәшем. Яркәү районы, Яңа Александровка участок хастаханәсендә ун ел ярым эшләп, 1996 елда ул Ваңгы ФАПына эшләргә күчә. Вакыт узу белән, аңа шәфкать туташы белеме җитми башлый, ул фельдшер һөнәре буенча белем ала. Һәм бу адымына беркайчан да үкенми. Чөнки кешеләргә ярдәм итә белүенә шатлана. Ә бит күпме кеше гомерен саклап калды да, күпмесенең сәламәтлеген яхшыртты, күпме балага сау-таза якты дөньяга туарга ярдәм итте ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836