#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пенсионерлар өчен “Өйдәге санаторий”

последние и лучшие новости искусства в мире

46-1Бүгенге көндә өлкән буын кешеләре-нең актив гомер озынлыгы өчен шартлар тудыру проблемасы Вагай районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан аеруча игътибар үзәгендә тора.

Муниципаль берәмлек территория-ләрендә өлкән буынның актив яшәвенә, озын гомергә ирешүенә шартлар тудыру бурычларын уңышлы һәм нәтиҗәле хәл итү максатында яңа социаль технологияләр кертелә. Аларның берсе - «Өйдәге санаторий».

Үзәк бушлай шифаханә-курортта дәвалану хокукларыннан файдалана алмаган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен оештырган яңа социаль технология аларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен тормышка ашырыла.

17 нче октябрьдән 28 нче октябрьгә кадәр биш өлкән яшьтәге кешегә көн саен өйдә социаль-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтелде. Медицина хезмәткәре кан басымнарын үлчәде, даруларны дөрес кабул итү, көн режимын формалаштыру, авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирде. Үзәкнең штатында медицина хезмәткәре булмау сәбәпле, Вагай авылындагы 9 нчы өлкә хастаханәсенең баш табибы Дмитрий Бойко медицина хезмәтен күрсәтүдә ярдәм итте.

Пенсионерларга мин - социаль эш буенча белгеч мәгълүмати дәресләр, сәламәт яшәү рәвеше буенча әңгәмәләр, өлкәннәрне дөрес тукландыру нигезләре, озын гомер итү серләре турында, тормыш эшчәнлеге иминлеге буенча мастер-класслар үткәрдем, алар бик яратып калдылар.

Үзәк психологы Светлана Паренкина тәмле итеп йоклау өчен консультацияләр, ял итү, пенсионерларның хәлен яхшырту, психологик ярдәм, сулыш гимнастикасы буенча дәресләр үткәрде.

Сөлбия Курмандаева - адаптив физик культура белгече, ул физик активлыкка ярдәм итә торган дәресләр: вак моториканы үстерү һәм гомуми ныгыту күнегүләре, массажерлар куллану, сәламәтләндерү һәм сулыш гимнастикасы буенча сөйләшүләр алып барды.

Хезмәт терапиясе һәм социализация, реабилитация буенча белгечләр - Розалина Галеева белән Елена Процей сәламәт яшәү рәвешен һәм актив озын гомерлелекне формалаштыру, олыларның ялын оештыру буенча чаралар уздырдылар.

Технология буенча хезмәтләр тиешле күләмдә түләүсез күрсәтелде.

Тәкъдим ителгән юнәлешләр буенча чараларны гамәлгә ашыру пенсионерны тернәкләндерүнең индивидуаль программасын исәпкә алып башкарылды. Курсның озынлыгы 10 эш көне иде. Нигезләмә буенча хезмәтләр ике елга бер тапкыр күрсәтелә. «Өйдә санаторий» технологиясе социаль-медицина ярдәменең нәтиҗәлелеген, өлкәннәрнең физик һәм күңел халәтләрен күтәрү, ярдәм итү максатыннан эшләнгән.

Курсның соңгы көнендә пенсионерлар өчен бәйрәм концерты оештырылды. Елена Викторовна белән матур җырлар җырладык, аларга матур шигырьләр багышладык, изге теләкләр теләдек. Өйдә ярдәм һәм кайгырту хезмәте җитәкчесе Хәтимә Имангулова кечкенә бүләкләр тапшырды.

Чәй табыны артында пенсионерлар үзләренең яраткан җырларын җырладылар, шигырьләр укыдылар. Алар барысы да канәгать калдылар, үзәк җитәкчеләренә һәм белгечләргә рәхмәт белдерделәр.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836