Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Авырлыкларга бирешмәде әниебез

последние и лучшие новости искусства в мире

Искиткеч кеше - тирән хөрмәткә ия, яраткан, иң кадерле әниебез Мәүлия Кәлимулла кызы Собирова Яркәү районының Уба авылында туган. Сугыштан соңгы еллар җиңел булмый. Әни - 8 баласы булган зур дус гаиләнең иң олысы (4 ул һәм 4 кызлары бар). Кызганычка каршы, өч абыйны еллар алып киткәннәр. Әтиләре дә шулай ук вафат булган. Әниебез балачактан ук эшнең авырлыгын белеп үсә, әнисенә кечкенә абый-апаларын тәрбияләргә ярдәм итәргә туры килә. Төмәндә укый, ә ял көннәрендә һәрвакыт авылга ашыга. Совет елларында һәрнәрсәгә дефицит була, ләкин әниебез үзе һәм туганнары өчен дә матур әйберләр табарга тырыша. Укып бетергәч, эшкә китә. Штукатур-буяучы булып хезмәт юлын башлый. Ул үзенең мастеры белән бүгенге көнгә кадәр аралаша.

46-1

1982 елда ире Норкул Темирович Собиров белән таныша. Алар инде 40 ел никахта бәхетле яшиләр, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Курортлар һәм машиналар сатып алу урынына алар балаларының якты киләчәген тәэмин итү өчен тырыштылар.

1996 елда әниебезгә инсульт була, ул аны параличлый, ләкин ул кечкенә балалары өчен борчыла, бирешми, аякка баса. 2002 елда икенче инсультын кичерә, әниебез монда да көрәшә, күңелен төшерми. Әнием мисалында шуны әйтәсем килә: ахырга кадәр көрәшергә, язмыш сынауларын җиңәргә, көчле рухлы булып калырга тырышырга кирәк. Әнием әле авыру әнисен дә карады, кызганычка каршы, ул берничә ел элек вафат булды. Хәзер аны хөрмәт белән, яратып искә ала, сагына. Әле ул эне-сеңелләре, шулай ук балалары һәм оныклары өчен үрнәк булып тора. Аны барысы да ихтирам итә, ул ачык һәм игелекле кеше, әле бик кунакчыл да: аның ишекләре һәрвакыт һәркем өчен ачык. Төмәнгә авыллардан һәм башка шәһәрләрдән килгән һәркем аларның фатирында яши, һичшиксез, үткәндә чәй эчәргә һәм аның тәмле сыйларын яратып кереп чыгалар. Әнием бүгенге көнгә кадәр традицияләрне үзгәртми һәм, өлкән буыннан өйрәнгәнчә, татар халык рецептлары буенча тәмле пироглар һәм тукачлар пешерә. Елына берничә катым үткәрәләр, элек аның йортында 100әр кунак җыела иде. Бөтен пешерүне һәм камыр ризыкны әнием үзе әзерли, чарага берничә көн кала җыена башлый ул, барысы да аның ничек өлгерүенә һәрвакыт гаҗәпләнәләр.

Әниебез лаеклы рәвештә “Герой Ана” алтын медален ала. Искиткеч балалары әти-әниләрен кадерләп кенә торалар. Уллары хатыннары белән бәхетле яшиләр һәм балаларын тәрбиялиләр. Безнең өчен әниебез - тормышыбызның чын герое. Ул безне үстерә һәм тәрбияли, кирәк булганның барысын да өйрәтә алды, безне бәхетле итәр өчен һәрвакыт кулдан килгәннең барысын эшләргә тырышты һәм тырыша. Безнең әни безнең өчен үрнәк һәм идеал.

15 ноябрьдә әниебезгә 70 яшь тула. Киләчәккә аның планнары күп һәм тормышка мәхәббәте зур. Аның кебек үк, без дә кулларыбызны төшермәскә, Аллаһка һәм якты киләчәккә ышанырга омтылабыз һәм юлда очраган авырлыкларны җиңәргә телибез, сезгә дә шулай яшәргә киңәш итәбез.

Фирүзә СОБИРОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836