Декабрь 2025 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
| 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
| 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
| 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Метрика китабы – китап формасында хронологик язмалар рәвешендә балалар туганны, никахлар һәм аерылышуларны, кешеләрнең үлемен таныклый торган теркәү язмалары җыелмасы. Метрика кенәгәләре авыл, җәмгыять тарихын, халыкның яшәү рәвешен, диалекталь үзенчәлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә торган уникаль чыганак. Аларда урын алган мәгълүмат башка язма чыганакларда, бигрәк тә рәсми документларда була алмый.
Документларның аерым кысага салынган булуы һәм аларда даими гыйбарәләр белән эш итү мәҗбүрилеге бертөрлерәк формалар кулланылуга китерә. Метрика китапларында торак пунктларда укылган никахларны рәсмиләштерү алып барыла һәм аларда никахка керүчеләрнең үзләренең һәм әтиләренең исеме, яшьләре, яшәү урыннары; никах датасы; аерым очракларда, ничәнче никах булуы, вәкилләр һәм ир белән хатынның ризалыгын раслаучы шаһитлар; мәһәрнең формасы, күләме һәм түләнү шартлары; имам турында мәгълүматлар бирелә.
Мәһәр турындагы язмалар кызыклы. Мәһәр турында язмаларда гадәттә түбәндәгеләр күрсәтелә: мәһәрнең формасы (акча, йорт, милек); суммасы; түләнү тәртибе (тулысынча яки өлешчә); ир-атның һәм кыз вәкиленең имзалары. Никах бүлегендә китерелгән мәгълүматларны бербөтен итеп караганда, шул чорда бу авыл кешесенең материаль мөмкинлеген ачыкларга да мөмкин. Берничә еллык метрика кенәгәләрен өйрәнеп, илдәге икътисади торышны, авыл кешесенең хәле турында фикер әйтергә, нәтиҗәләр ясарга, авылдагы хәлле гаиләләрне билгеләргә була.
Себер татарларында бу күренешне өйрәнү өчен Тубыл губернасы мөселман метрика китаплары иң әһәмиятле тарихи чыганак булып тора.
Метрика кенәгәләре буенча, никах вакытында мәһәр турында килешүдә кыз ягыннан ир-ат вәкил катнашкан. Ул, гадәттә, кызның атасы, бертуганы яки туганнары булган. Килешүдә мәһәрның формасы, күләме һәм түләү шартлары күрсәтелгән. Мәһәр күпчелек очракта акча белән бирелгән. Мәсәлән, 1835 елда Эшле авылында Мостафа исемле егет Зөбәйдә исемле кыз белән никахлашканда 60 сум (60 сум) акчалата түләгән: «Мәһәр мөсаммә алтмыш сум, барчасыны үтәмәклүгүм өчен кияү Мостафа Рәйхан углы әлимза кылдум һәм мәзкурә кызым Зөбәйдә өчөн вәли вәкил әтекәсе Ходайбирде Балда углы әлимза кылдым (1835)». Кайбер очракларда мәһәр буларак өй яки аның бер өлеше бирелгән: «Мәһәр мөсаммә юкары өй, хәзер дә шул өйне табшурдугыма мән кияү булгучы Мөхәммәдзариф Габдулла углы әлимза кылдым, мәзкур шартга кызым Хәлимәнең ризалыгы илә мән вәли вәкил булгучы Корбанбакый Мирәүвәл углы әлимза кылдым (1836)».
Мәһәрне кияү тулысынча яки өлешчә түли алган: «Мәһәр мөсаммә йөз сум, барчасыны үтәмәклүгүм өчөн кияү Әликә Шахый углы әлимза кылдум вә һәм мәзкурә кызым Фазыйлә өчөн әткәсе Балда Рәхимбакый углы әлимза кылдым (1841)»
Мәһәрнең күләме гаиләләр килешүе буенча билгеләнгән һәм төрле суммада булган. Мәсәлән, 1867 елда Ямбай авылы метрика китапларында 12 никах теркәлгән. Шуларның бишесендә мәһәр көмешләй түләнгән (йөз, туксан, йөз илле, йөз илле, йөз сум көмешләй), калганнарында өч йөз, җитмеш, йөз илле, йөз, йөз илле, илле, утыз биш сум кәгазь акча белән бирелгән. XVIII–XIX гасырларда Россиядә көмеш, «ныклы валюта» булганлыктан, көмеш белән түләнгән мәһәр югарырак йөргән. Соңгы ике сумма икенче никахлары булган хатын-кызларга түләнгән. Мисаллардан күренгәнчә, моңа кадәр никахта тормаган кызга никахта булган хатын-кызга караганда, гадәттә, мәһәр күбрәк бирелгән.
Алдагы мисаллардан күренгәнчә, никах документларында егет биргән мәһәр суммасы гына күрсәтелә. Төмән шәһәре метрикалары арасында никах теркәлгән бер документта кыз алып килгән бирнә дә күрсәтелә. «Казан губернасы Лаеш өязе Масловский өязе Кече Юлыш авылының Сафиулла Фәйзулла углының кызы Бибигалия илә Троицк шәһәренең мещаны Габделгазиз мулла Сабирҗан углы арасында муафикъ шәригать гакъд зәүҗиять эчрә идүлде, икесенең дә беренче никахлары Кызның приданлары: 1 ат бия, серый; 1 сыер, бурый; 1 нитиль бурый; 1 пианино; 1 диван йомшак; 1 кресло йомшак; 2 дюжина венский стул; 1 венский диван; 2 венское кресло; 1 самовар; 1 калдируб (гардероб); 1 этажерка; 1 язу өстәле; 3 тимер карават, матраслары илә; 1 китаб шкафы һәм шкафдагы бөтен китаблар; бер шурубун резиновый; 1 сервиз посуда өчен 12 персонлы». Әлеге исемлектән күренгәнчә, кыз бай бирнә белән килә. Андагы әйберләр (китап шкафы, китаплар, пианино) киленнең укымышлы кыз икәнлеген күрсәтә.
Метрика кенәгәләре, тарихи чыганаклар буларак, безгә ата-бабаларыбызның гаилә тормышына күз салырга мөмкинлек бирә. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Тубыл губернасы татар халкы өчен никах – гаилә коруның мөһим этабы булып торган. Никах вакытында мәһәр мәҗбүри шарт саналган. Ул шәригать таләпләрен үтәргә ярдәм итү белән бергә, никахны ныгытучы фактор да булып тора, чөнки аны түләү ирнең җаваплылыгын күрсәтә.
Гүзәл ФӘЙЗУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.