#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Төмәнлеләр татарча диктант яздылар

последние и лучшие новости искусства в мире

47-13Менә икенче ел инде бөтен дөнья белән бер үк вакытта татар телендә диктант язарга утырабыз. Бу барлык татарлар күңелендә берләшү җепләрен суза, телебезгә мәхәббәт уятып кына калмыйчан, горурлык хисләре тудыра.

Татарча тоталь диктант язу «2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә һәм республикада милли мәгарифне үстерү Концепциясе «Юл карта»сының милли мәгарифне ресурслар белән тәэмин ителешен үстерүгә юнәлтелгән бүлегендә 2016-2020 елларга караган чаралар арасында да теркәлгән.

Акциянең махсус сайты бар: http://diktant.tatar/ Анда алдан ук диктант язарга килү урыннары; күренекле галимнәр, филология белгечләре тикшергәннән соң куелган билгеләр белән танышырга була, аларны диктант язган кәгазьдәге сан белән табарга мөмкин. Шунда ук сертификат та куелган. Оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр һәм спорт министрлыгына чиксез рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Сайлап алынган классик язучыларыбыз әсәрләренең матурлыгын, телебезнең байлыгын тирәнтен тоясың, өзек аша кызыксынып, ул әсәрне тулысынча уку теләге туа. Быел январь аенда юбилее билгеләп үтеләчәк халык язучысы Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повесте - аны дөнья әдәбияты югарылыгына күтәрә торган иҗат җимеше. Һәркемдә тирәнтен уйлану тудырган повестьтагы Бибинур образы – татар җаны, аның эчке, бик тирән дөньясы ул. Гади генә бер авылда яшәгән ябык, тыйнак Бибинур ярдәмчел, чиста, җитез, тырыш, сабыр итеп сурәтләнә. “Сабан туйлары җитә башла¬са, йокысы, ялы онытыла иде. Өйне сап-сары балавыз¬дай юып чыгара, мендәр-ястыкларны әйләндерә-әйләндерә мәрхәмәтле кояш күзендә киптерә, сыек чыбык белән иркәләп тузаннарын кага. Мич-морҗаны шо¬мырт чәчәге төсенә кертеп агарта, җиз самоварны ачы катык, ком белән агартып кояш көнләшерлек итеп ялтырата. Агач табаклар, бизәкле агач кашыклар, чуен-чүлмәкләр, эреле-ваклы табалар, җилпуч, табагач, кисәү агачы, җәмки, ухват, уклаулар, бәйрәм демон¬страциясенә чыккан кебек, киштәләргә, сәке түренә рәт-рәт сөенешеп тезеләләр, һәммәсенә җан керә! Тәрәзә төбендә гөл чүлмәкләре тирәли чүпләм башлы ап-ак сөлге өстендә суган кабыгы суында манылган күкәйләр тәгәрәшеп ята, өстәлне төрле-төрле тәкәләр, коймаклар, бавырсаклар, чәкчәкләр бизи. Ел саен диярлек балаларга нинди дә булса кием яңартмый калмый иде Бибинур, анысын ала, монысын тегә, өченчесен сипли, дүртенчесен бәләкәйли. Балалар Сабан туе тирәсенә чук булып киенеп төшәләр иде. «Кара син, агай, каян юнәтә дә, каян табып бетерә бу Бибинур?»— дип тел шартлата иде җиңги-абыстайлар. Бибинурның яздан бирле очып-очып йөргәнен, янып-яшьнәп төннәр уздырганын күпчелек белми дә кала иде”. Диктанттагы бу юлларда күпме мәгълүмат тупланган!

Төмәндә Төмән дәүләт университетының бер аудиториясенә җыелган 28 кеше алдында өзекне матур, сәнгатьле итеп Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Мактаулы академигы, язучылар берлеге әгъзасы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина укыды. Өлкәбездә чараны оештыручы өлкә яшьләр берлеге җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов һәркемне тәбрикләп, рәхмәтләрен җиткереп, акциянең максаты, әһәмияте турында сөйләде. Быел 4 меңләгән кешенең 10 илдә, Россиянең 20ләгән төбәгендә диктант язуларын хәбәр итте.

47-12- Диктант язуның бер кыенлыгы да булмады. Мин татар, үз телемдә сөйләшәм, укыйм, яза да белергә тиешмен. Улым, киленем дә татарча сөйләшәләр, хәзер оныкларны өйрәтәбез. Гаиләдә генә татар телен өйрәтү җиңелләрдән түгел, аның кагыйдәләрен мәктәптәге татар теле дәресләрендә укытучы апа күңелеңә сеңдерсә генә, грамотаң арта. Мин дә татарча язарга, укырга өйрәткән беренче укытучым Хәнисә апа Алишинага зур рәхмәтемне белдерәм. Киләсе елга тагын да барып язармын дип уйлыйм “Татарның үнәре өч рәт”, - диләр бездә. Димәк 3 тапкыр сынап карарга кирәк, - дип сөйләде Гөлнара Гөбәйдуллина.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836