#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ялутор районы Мәүлет бәйрәме Асланада үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

47-14Мөселманнарның зур бәйрәме, ягъни Мөхәммәт Пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне, быел 1 декабрьгә туры килә. Хәзерге көндә Мәүлет бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, «мәүлет» сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмәүчеләр саны бик аздыр инде. “Мәүлет”- гарәп сүзе - “туу” дигән мәгьнәне аңлата. Аны “Мәүлет ән-Нәби” – “Пәйгамбәрнең тууы” дип тә атыйлар. Рәбигыйл әвәл аенда Мөхәммәтне искә алу, аның тынычлык сөючәнлеген, мәрхәмәт иясе булуын раслап һәм рухын шатландырып төрле чаралар оештырыла. Ай дәвамында мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә дини мәҗлесләр үткәрергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакырыла. Бәйрәмле айның максаты - халыкка ислам дине турында Мөхәммәт пәйгамбәр тормыш юлы аша аңлатып бирү.

47-15Ялутор районында яшәүче мөселманнар бәйрәмне 24нче ноябрь көнне Аслана авылында уздырдылар. Башта халык мәчеттә җомга намазын укып, вәгазь тыңладылар. Аннары авыл мәдәният йортына күчеп татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләгән чараны тамаша кылдылар. Шулай ук укучылар арасында оештырылган “Коръән сүрәсен иң яхшы сөйләүче” бәйгесендә ярышучыларның чыгышларын яратып тыңладылар. Шул арада кунакларны авыл хуҗабикәләре әзерләнгән сый тулы өстәлләргә чакырып, тәмле шулпа һәм пылау белән сыйладылар. Мәҗлестән һәркем оештыручыларга, табын әзерләүчеләргә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836