#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Юбилейлы иҗат кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

47-16Үткән якшәмбе көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында өлкәдә генә түгел, чит регионнарда билгеле булган оста гармунчы, җырчы, биюче, кыска вакыт эчендә үрләр яулаган ансамбльләр җитәкчесе - Җәгъфәр Әбүзәр улы Касыймов якыннары, иҗатташ дуслары белән үзенең 65 яшьлек юбилеен һәм “Пышны” фольклор ансамбленең 5 еллыгын бәйрәм итте.

Җәгъфәр Әбүзәр улы 1952нче елның 26нчы ноябрендә Төмән районы, Талымхан авылында 6 балалы гаиләдә туып-үсә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Ямбай мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлап, Төмән музыка мәктәбенә укырга керә. Биредә ул 4 ел укып, кулына таныклык алгач, аңа Заводоуковск шәһәренең балалар музыка мәктәбенә юллама бирелә.

Армия хезмәтен үтәп кайткач, Җәгъфәр Әбүзәр улы Тубыл педагогия институтының тарих факультетында читтән торып белем ала. Шул ук вакытта ул туган мәктәбендә җыр һәм тарих дәресләрен укыта.2001 елдан алып 2007 елга хәтле ул Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара. Аннары Түбән Тәүде районының Тарман авылында ул “Саз” фольклор ансамблен төзеп, аларны халыкара бәйге-фестивальләренә чыгара. 2012нче елда ул Төмән районы, Муллаш авылында “Пышны” фольклор ансамблен оештыра. 5 ел эчендә пышнылылар да төрле халыкара фестивальләрендә лаеклы рәвештә чыгыш ясап, җиңүләр яулыйлар. Шушы еллар эчендә Җәгъфәр Касыймов бик күп төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 47-17Шундый ук бүләкләрне аңа юбилейлы кичәдә милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Вилдан Якупов, өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, Төмән шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, Төмән район хакимиятенең мәдәният идарәсе начальнигы Андрей Неугодников, Муллаш авыл хакимияте башлыгы Таңсылу Хөсәенова, өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров тапшырдылар. Бәйрәм барышында “Пышны” ансамбле җырчылары матур җыр-биюләр башкардылар. Юбилярларны котлап иҗатташ дуслары – Луиза Сөрмәтова, Галиябану һәм Әхәт Насыйбуллиннар, “Хуҗабикәләр” (җитәкчесе Җ.Касыймов) җыр, “Вак бәлеш” (И.Сафин) балалар фольклор,“Зөбәрҗәт” (Э.Голубева) җыр, “Конфетти” (Т.Буксбаум) бию ансамбльләре матур җырлар, биюләр башкардылар.(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836