Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменский завод вездеходной техники приступил к пошиву бронежилетов. «Бөтен җирдә йөрешле техника Төмән заводы» компаниясенең тегү цехы бронежилетлар җитештерүгә кереште. Яңа производство оешмага тулысынча үзенең хезмәткәрләр штатын сакларга һәм аларның компетенцияләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Штатта 80 кеше исәпләнә. Киләсе елга база территориясендә яңа цех ачылачак. Оешма регионда 2011 елдан бирле эшли, «Беркут-8» сазларда карда йөрешле техника, «Росомаха» квадрацикл җитештерә.

* * *

В Тюменской области ведется программа догазификации жилых домов. Дәүләт программасы ярдәмендә Тубыл районында 132 гаилә табигый газ куллана ала. Шушы районда инвентаризация нәтиҗәсе буенча 600ләп гаилә программага кушылган. 332 йорт хуҗасы «зәңгәр» ягулык белән тәэмин ителүгә килешү төзеделәр дә инде.

* * *

Тюменская область отправила мобилизованным дополнительное оборудование и амуницию. Бу дүртенче төяп җибәрү булды. Хәзерге көндә сугышчаннарга иң кирәкле әйберләрне озаттылар: термобелье, аяк киеме, йокы капчыклары һәм башкасы. «Региональ оператив штаб вәкилләре безнең бүлекчәләр командирлары белән элемтәдә. Шуңа күрә җиһазларны һәм амуницияне конкрет сораулар буенча җибәрәбез», - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

Тюменская область включилась в проект «Мы за спорт». 30-45 яшьләрдәге 90лаган төмәнле берьярым сәгатьле күнегүләргә кушылды, түләүсез җиңел атлетика белән шөгыльләнде, универсаль йөгерү күнегүләрен ясады. Шулай регион РФ спорт министрлыгы гранты хисабына «Демография» милли проектының «Спорт - яшәү нормасы» федераль проекты кысасында «Без спорт өчен!» марафон хәрәкәтенә кушылды. Укулар «Геолог» стадионында, «Жемчужина Сибири» спортның кышкы төре үзәгендә, «Затюменский» экопаркында барды.

* * *

В тюменских отделениях почты появятся открытки с детскими рисунками. Мондый открыткаларны саткан акчаның яртысы авыру сабыйларны дәвалауга китәчәк. Открыткалар сериясен учреждение «Гомер линиясе» фонды һәм «Булыш һәм от» проекты белән бергә оештырды. Мондый открыткаларны Төмәннең 30 почта бүлегендә сатып алырга мөмкинлек булачак.

* * *

В Тюменском медуниверситете открыли начальную хирургическую школу. Аны югары уку йортының 60 ел эшләп килгән дәверендә беренче тапкыр һөнәри юнәлеш максаты белән ачтылар. Төмәннең 50 югары сыйныф укучысы аңа конкурс нигезендә эләкте. Бу белем йортына 100 дән артык гариза килгән, сайлап алу җиңел булмаган. Дәресләр 14 октябрьдән башланды. Укулар тәмамлангач укучыларга дипломнар биреләчәк.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836